31 гыйнвар көнне безнең районда 1-11 сыйныф укучылары һәм районның олы яшьтәге халкы арасында чаңгы ярышлары узды.
Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. бүләкләде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә лаеклы1 нче урынны яулады. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Теләченең №2 нче балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре арасында 2 елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсының район туры булып үтте. Район турында барлыгы Теләченең №1, №2, №3, Олы Мишә мәктәбенең мәктәпкәчә торкеменнән 5 тәрбияче көч сынашты. Комиссия членнары (Киямов Ленар Тәлгать улы, Сәетова Анна Николаевна, Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызы) конкурсантларның белемнәрен 3 юнәлештә сынадылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен (регламент 20 мин), материаллар тупланмасы, юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль (регламент 10-15 мин).
Русия президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан 27 гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә Гаилә елына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар видеоролик карадылар,рәсемнәр,плакатлар ясадылар.
26 гыйнварда Теләче муниципаль районы администрациясендә «Туган ил минем өчен нәрсәдән башлана» сочинениеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм Теләче муниципаль районы прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова җиңүчеләрне чын күңелдән котладылар.
Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тула. Яшь буынны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Баландыш авылы китапханәсендә «Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Ыргак белән ачык салфеткалар бәйләү дә кул эшләре арасында иң киң таралган бәйләү ысулы булып тора. 26 гыйнварда Алан авыл китапханәсе китапханәчесе, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы йомгак» дип аталган ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.
27 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Незатихающая боль блокады...» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге дәрес яшь буында әхлакый һәм патриотик тәрбия формалаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Бары тик үткәннәрне хөрмәт белән искә алганда гына чын шәхес, лаеклы гражданин тәрбияләргә була.
Бу көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә укучылар өчен «Баш имәс Ленинград» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чара барышында балалар «Ленинградның бөек батырлыгы» дигән слайд-презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның 900 көнлек оборонасында ленинградлыларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы турында белделәр. Китапханәче кешеләргә яшәргә ярдәм иткән «тормыш юлы», блокадада бөтен гаиләсен югалткан Ленинград кызы Таня Савичеваның көндәлеге, авыр һәм ач сугыш чоры, кайчагында бердәнбер ризык нибары 125 граммлы ипи кисәгенең кадере турында сөйләде.
Студент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге көн уңаеннан «Пушкин картасы» кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Студенчества веселая пора...» дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Чарада хәзерге, элеккеге һәм булачак студентлар катнашты. Чара катнашучыларны бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре белән таныштырудан башланып китте. Студентлар өчен кызыклы викторина, тапкырлык һәм зирәклек конкурслары уздырылды. Катнашучылар студент тормышында булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Әлеге вакытны кеше үз гомерендә бары тик яхшы хәтирәләр белән искә ала.