Алар миллионлаган гаепсез кешеләрне юк итү символлары. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар-Холокост корбаннарына искә алу көне. Ерткыч сәяси корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән "Нәрсә ул Холокост? " дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Яшьләр Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар.
Әлеге тарихи дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Блокадалы Ленинград битләре" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштык. Мондый чаралар Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.
Китап укучыларга гаилә кыйммәтләрен аңлатуның иң кулай ысулларның берсе- шушы темага караган китаплар белән якыннан таныштыру. Китаплар укып алар гаилә тормышының төрле аспектлары турында белемнәрен арттыралар.
26 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Иске Җөри урта мәктәбенең уртанчы сыйныф укучыларын үзләренә кунакка «Китаплар йорты» танышу - экскурсиясенә шатланып кабул итте.
Хәрби дан көннәренең беренчел исемлеге 1995 елның февралендә "Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында" Федераль закон белән билгеләнә. 2004 елдан 2020 елга кадәр аңа төзәтмәләр кертелде, шул исәптән закон исеме дә үзгәрде. Россия хәрби даны көннәре - Россия тарихында хәлиткеч роль уйнаган. Бу дата Россия гаскәрләренең җиңүләре уңаеннан, Россиянең истәлекле көннәре. Бу көн уңаеннан Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Россия Хәрби даны көне” темасына презентация күрсәттеләр. Балалар кызыксынып презентацияне карадылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
26 гыйнварда Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре буфалы мендәрләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Бу истәлекле дата уңаеннан мәдәният йортында «Бу хакта һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче «холокост» сүзенең әһәмияте турында сөйләде һәм катнашучыларны Саласпилс, Бухенвальд, Майданек, Бабий Яр, Хатыньнар белән таныштырды. Укучылар, фашистларның гамәлләрен гаепләп, әлеге куркыныч фаҗигагә карата үз карашларын белдерделәр. Чара ахырында катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Үзәк район китапханәсендә Ленинград шәһәренең фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына багышланган «Блокада китабы битләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә, шулай ук әлеге көн тарихта Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеле. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына “Холокост – трагедия народа” һәм “Блокадный Ленинград” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.
Сауш авыл китапханәсендә балалар язучысы, сценарист, журналист, хәрби хәбәрче Аркадий Петрович Гайдарның тууына 120 ел тулуга багышланган «Аркадий Гайдар китапларын укыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Тематик презентация ярдәмендә балалар танылган язучының героик тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Яшь укучылар игътибарына шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балаларны күргәзмәдәге китаплар белән таныштырып, китапханәче әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыды. Катнашучылар Аркадий Гайдарның барлык әсәрләре дә намуслы яшәргә һәм эшләргә, үз Ватанын яратырга һәм якларга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.