ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 нче гыйнвар көнне Баландыш төп  мәктәбе укучылары Теләче мәктәбе базасында үткәрелгән «Яшь  һөнәрчеләр -2023-2024» ярышында катнаштылар. Әлеге ярышның максаты-иртә һөнәри юнәлеш бирү моделен һәм укучыларда һөнәри әзерлек нигезләрен булдыру, мәктәп укучылары өчен заманча һәм киләчәк һөнәри компетенцияләрне үзләштерү һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру

Районыбызда "Сәнгать аша-яшел планетага" мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында сәхнә иҗаты III Республика экологик конкурсы булып үтте. Бу конкурста безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да " Күбәләкле алан маҗаралары " әкиятен сәхнәләштереп катнаштылар (Әзерләделәр: музыка җитәкчесе Г.Р. Минһаҗева һәм тәрбияче Ибраһимова  А.Р.) һәм 1 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!!!

Чара барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен белделәр. Теракт корбаны булмау, шикле предметларны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында «Терроризм - бөтен дөнья проблемасы» дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Мәкаль - халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Кеше үзенең мәкаль әйтүен сизми дә кала.  Халык авыз иҗаты турында мәгълүмәт бирү максатыннан 24 гыйнвар  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  башлангыч сыйныф укучылары катнашында  “Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы”  дип исемләнгән  мәкальләр  кичәсе үткәрделәр.

Бу вакыйгага Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә төрле тематикалы технологик иҗатны үстерү буенча энциклопедия һәм пособияләр урын алды. Биредә укучылар бөек галимнәрнең тормышы һәм эшчәнлеге, ачышлар тарихы, төрле фән өлкәләрендә тәҗрибәләр турында кызыксындырган әдәбият белән тулырак танышып, белемнәрен киңәйтә алалар.

Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, А.П. Гайдар иҗаты буенча, «Любимых детских книг творец…» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чара барышында балалар А. Гайдарның үзләре укыган китаплары буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Санап үтелгән геройлар буенча китапның исемен әйтү, тасвирлама буенча әдәби геройны тану, китаптан алынган өзек буенча әсәрне билгеләүдә үзләрен сынап карадылар. Ахырдан язучының «Чук и Гек», «Голубая чашка» һәм «Тимур и его команда» кебек иң танылган әсәрләре буенча фикер алышу уздырылды.  


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, А.П. Гайдар иҗаты буенча, «Любимых детских книг творец…» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чара барышында балалар А. Гайдарның үзләре укыган китаплары буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Санап үтелгән геройлар буенча китапның исемен әйтү, тасвирлама буенча әдәби геройны тану, китаптан алынган өзек буенча әсәрне билгеләүдә үзләрен сынап карадылар. Ахырдан язучының «Чук и Гек», «Голубая чашка» һәм «Тимур и его команда» кебек иң танылган әсәрләре буенча фикер алышу уздырылды.  

Субаш авыл китапханәсе, клуб белән берлектә экстремизм һәм терроризмга  каршы көрәш максатында “Экстремизм һәм терроризм куркынычын ничек җиңәргә?” темасы буенча балалар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар дуслык ул бер – береңә хөрмәт кенә түгел, ә башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү икәне ассызыкланды. Балалар  “Терроризм - угроза обществу» дигән стенд белән танышып, “Сак бул – экстремизм!” дип исемләнгән компьютер презентациясен карады.

Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан 23 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә “Холокост корбаннары – мәңге хәтердә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  Бу дата - ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Чара барышында Холокост – чиксез хәтер” исемле күргәзмә белән таныштырып, бу фаҗиганең тарихы искә төшерелде. Холокост корбаннары турында безнең онытырга хакыбыз юк. Мондый геноцидлар җир йөзендә башка кабатланмасын иде!

Чара башында китапханәче балаларны китапханә, китап фонды, белешмә-библиографик күрсәткечләр, китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Шулай ук китапларны дөрес куллану, аларның әһәмияте һәм аларның ничек тууы турында сөйләде. Соңыннан балалар яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International