ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Сәламәтлек темасы актуаль булып калуын дәвам итә.Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә исә сәламәтлек беренче урында тора торган мәсьәлә. Барыбыз да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең, чыныгуның әһәмиятен аңлый. 11 ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Закирова Г.Д. укучылар белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" оештырды. Укучылар спорт уеннарын , дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшерделәр,көндәлек режимны барладылар, шәхси гигиена кагыйдәләре,чыныгу турында фикер алыштылар.

Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары Казаклар авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Алар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, таушалган китапларны "дәваладылар", шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында булдылар.

Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Р. Шайдуллин, Ветераннар советы рәисе М. М. Газизов, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова һәм Теләче авылы башкарма комитетының җитәкчесе И. Х. Хамидуллин тәбрик иттеләр.

2015 елның 13 ноябрендә Теләче урта мәктәбе спортзалында район мәктәпләре, оешма – предприятиеләр, авылҗирлекләре арасында Татарстан Республикасы Чемпионатына әзерлекмаксатыннан баскетбол буенча сайлапалу ярышлары узды.  Уен нәтиҗәләре:

1 урын – «Теләче» командасы

2 урын – «ИскеҖөри+Баландыш»

3 урын – «Үзәк»

4 урын – Теләче урта мәктәбекомандасы.

     13  ноябрь көнне район мәдәният йортында  юморист, җырчы Рифат Зариповның «Безнең самый җырлар чак» дип исемләнгән концерт  программасы  булып узды.   Концертта    кызыклы юмор, биюләр,  матур жырлар яңгырады.   Концерттан тамашачы күтәренке кәефтә таралышты.

2015 нче елның 13 нче ноябренда мәгариф бүлеге базасында балалар бакчасы мөдирләренең җыелышы булып үтте. Бу җыелышта бакча мөдирләре белән балаларны ашатуны оештыру, балларның сәламәтлеген һәм тормышын саклау, дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү, бакчаның локаль актларын дөрес эшләү һ.б. мәсьәләләр каралды. Җыелышта  булган проблемаларны бетерү өстендә эшләү өчен тәкъдимнәр кертелде.

       10-12 ноябрь көннәрендә  Олы Нырсы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Шәйхетдинов Динар, Закирова Гөлдания, Галәветдинов Рәдиф тарих һәм хокук фәннәреннән үткәрелгән IV республикакүләм турнирда катнаштылар һәм III урынны яулап кайттылар. Команданы турнирга Олы Нырсы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәлилова Лариса Ринат кызы әзерләде. Команданы Мәгариф һәи фән министрлыгының III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләделәр.

            11 ноябрь көнне районның башлангыч сыйныф укытучылары (Шөгаепова Рания Рафиковна - Югары Кибәхуҗа, Мостафина Кадрия Масгутовна – Олы Кибәхуҗа) Арча педагогия көллиятендә  “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру  шартларында контроль бәяләү эшчәнлегенең актуаль проблемалары” дигән темага үткәрелгән республика методик семинарында катнаштылар.

12 ноябрь  көнне  “Батыр” спорт комплексында 2000 нче елгы һәм яшьрәк балалар, 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе Кубогы ярышларының муниципальэтабы узды. Ярышларда районның Шармыш, Теләче, Баландыш, Сауш, Лесной, Олы Нырсы, Иске Җөри, Олы Мишә һәм Алан мәктәпләреннән 92 бадминтончы катнашты. 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында узучы ярышларда район мәктәпләренең физик тәрбия укытучыларына да катнашу мөмкинлеге тудырылды.

2015 нче елның 12 нче ноябренда мәгариф бүлеге базасында укыту тәрбия эше буенча директор урынбасарларының җыелышы булды.

Бу җыелышта тубэндэге сораулар каралды: ботенроссия һэм республика  олимпиадаларының муниципаль этапларын уткәрү;  ОГЭ, ЕГЭ 2016 да катнашучы балалар хакында мәгүлуматларны җыю һәм республика информацион системасында база   формалаштыру; гомумбелем бирү учрежденияләрендә, балаларны дәүлэт йомгаклау аттестациясенэ эзерлэу буенча “юл карталарын” реализацияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International