Балалар иҗат үзәгенең “Робототехника” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Раисович җитәкчелегендә, яшь робототехниклар лагерында катнашып кайттылар.
Көзге каникул чорында Саба районының Икшермә авылындагы Кадет мәктәбендә яшь робототехниклар лагеры оешты. Монда республиканың барлык төбәкләренән дә командалар катнашты. Ә инде Теләче райнын өч бала – Вафин Булат, Гараев Салават, Сайфуллин Таһир һәм җитәкчеләре Нуртдинов Руслан Раисович якладылар. Шушы 4 көн барган лагерда ротототехниканың бик күп теориясе һәм яңалыклар сөйләнде. Практик өлештә укучылар үз куллары белән роботлар җыйдылар, программалаштырдылар. Ярышлар бик күңелле узды, балаларның һәркайсы үзенең кабатланмас роботын күрсәтергә омтылды.
15 - 24 октябрь көннәрендә КФУда гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм югары уку йортлары студентлары арасында “Ватанның яшь талантлары» дигән Олимпиада үткәрелде. Барлыгы 157 эшнең 28 е йомгаклау турына сайлап алынды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Олы Нырсы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мөбинов Салават II урынны яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.
Атна дәверендэ Телэче мәктәбе базасында тубәндәге фәннәр буенча олимпиадалар үткәрелде: ана телендэ укучы балалар очен рус теле һәм әдәбияте (7-11 сыйныфлар), геология (9-11 сыйныфлар), Татарстан һэм татарстан тарихы (8-11 сыйныфлар). Барлыгы олимпиадада 121 бала катнашты.
Потом они познакомились самыми старыми книгами, сохраненными в библиотеке. В Древнем Египте для записи уже со времен Первой Династии использовался папирус - бумага, сделанная из стеблей одноименного тростника, который произрастал на болотистых берегах Нила. Конечно же, древние книги той эпохи не сохранились до наших дней. А в нашей библиотеке хранится книга в 1949 года выпуска, наша библиотека открыта в том же году.
Журналдагы аеруча кызыклы дип табылган мәкаләләргә аерым тукталып үтелде. Ольга Тунскаяның “Сандыкта сакланган җырлар һәм Тәңкә Туранованың язучы, шагыйрь, драматург Марат Кәбировның иҗатына багышлап язылган мәкаләсе укучыларда зур кызыксыну уятты. Татарстан журналында “Китап киштәсе дигән бүлеккә дә аерым тукталып үтелде.
Китапханәче Петрова Л. яңа китаплар белән таныштырганнан соң, укучылар “Иң зирәк” дип исемләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.
12нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар.Укучыларыбыз Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Казан ятиме” исемле спектакль карадылар. “Әкият” курчак театры бинасының матурлыгы белән хозурландылар.
Пьеса балаларга зур тәрбияви чара булып тора.Актерлар осталыгы белән күрсәтелгән начар гадәтләр, яшьләрнең әдәпсез тормыш алып барулары хәзерге вакытта актуаль проблемалар.Без шушындый чаралар аша укучыларыбызга дөрес яшәү юнәлешләрен күрсәтергә тиешбез.
Китапханәгә балалар өчен дә,олылар өчен дә китаплар даими кайтып тора. Бу күргәзмә олылар өчен яңа кайткан китаплардан эшләнде.
12 ноябрь көнне Теләче районы “Батыр” спорт комплексында бадминтон ярышы булып узды. Баландыш төп мәктәбенең укучылары ике подгуппада да 1нче урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны!
Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Сахабиев Х.Х., Муллахметов И.Г., Фатхуллин И.З. физика укытучысы Шигапов С.С. җитәкчелегендә 5нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр Республика күләмендә үткәрелгән “Фән фестивале-2015” конкурсында катнаштылар. Конкурс КНИТУның химия буенча сәләтле укучылар лицей- интернатында узды. Укучылар “Химград” технополисында, “Идея” һәм “ИТ-Парк” та , КНИТУның лаборатория-ләрендә булдылар.