ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
  Бәйрәмдә  мәдәният йортында шөгыльләнүче берләшмәгә йөрүче балалар  Фатих Хөснинең "Кабак" хикәясен сәхнәләштерделәр. Биюләр, җырлар башкарылды. 
 

  Бәйрәмнең максаты: балаларның көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту. Балалар бәйрәмдә матур җырлар җырладылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте.

 

  Без зурлар төркеме әти- әниләребезне “ Көзге бәйрәмгә “ эндәштек. Бәйрәм барышында матур шигырьләр, җырлар күңелле биюләр күрсәтелде.Бәйрәмнән  кәнәгать әти- әниләр чын күңелдән сөенеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Әти-әниләрне 1 чирек нәтиҗәләре, каникул чорына эш планы, каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре, югары сыйныфлар өчен эшләячәк көзге лагерь планы белән таныштылар.

Бәйрәмдә  укучылар көзгә  багышланган  җырлар  җырладылар. Бөртекле культуралар,  яшелчәләр, җиләк – җимешләр, дару үләннәре  белән таныштылар.  Бәйрәм  концерт номерлары, төрле уеннар, табышмаклар белән үрелеп  барды.

 Линейкада  укуның сыйфаты, каникул вакытына эш планы белән таныштырылды. Укучылар белән көзге каникул вакытына куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International