Иске Җөри мәдәният йортында берләшмәләргә йөрүче балалар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән «Без киләчәк балалары» дип исемләнгән, спорт уеннарыннан торган чара үткәрелде. Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка,шахмат уеннары уйналды. Чара ахырында мәктәпкәчә яшьләр өчен дискотека үткәрелде.
4 октябрь көнне район мәдәният йортында "Укытучылар көне" уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә Теләче районының барлык укытучылары да чакырулы иде. Бәйрәм укучыларның котлау сүзләре белән башланып китте. Чара барышында укытучыларны котлау сүзләре яңгырады. Шулай ук 2015 ел дәвамында уңышларга ирешкән укытучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укытучыларны котлап Фазлыевлар семьясы үзләренең матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм күңелле үтте. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миннекаева Гөлшат Гаптравефовна Россия Федерациясенең фән һәм мәгарифъ минситрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелебездән котлыйбыз, Гөлшат Гаптравефовна!
Хөрмәтле укытучылар! Сезне "Укытучылар көне" белән котлыйбыз! Авыр һәм мактаулы эшегездә зурдан зур уңышлар телибез!Ихтыяр көчен яуларга,бик зур түземлек кирәк,моның өчен үз-үзеңне,җиңә белергә кирәк!Аң –белем бакчасының,Сез- хуҗа, хакимнәре!Илнең эшчән кыз-уллары, Район мөгаллимнәре!
Ярышта шушы мәктәптә белем алучы 6-11 сыйныф укучыларыннан 47 егет һәм кыз катнашты.
Ярышлар үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән эшмәкәрләрне дә санап үтми мөмкин түгел: Илдар Фазылҗанов, Расыйх Габдрахманов, Адель Борһанов һәм “Алан” хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов белән Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиевлар.