ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кешеләрне үз сәламәтлегенә игътибар итәргә өнди. Көн формаль рәвештә генә уздырылмый, ә җәмәгатьчелекне актив тормышка җәлеп итүче чаралар белән үрелеп бара.

Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Дөнья халыклары әкиятләре сандыгы» дигән кычкырып уку үткәрелде.  Очрашу илебезнең гаять зур һәм күпмилләтле булуы турындагы сөйләшүдән башланды. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, үз мәдәнияте һәм, әлбәттә, үз әкиятләре бар, алар туган якның зирәклеген һәм матурлыгын чагылдыра. Китапханәче укучыларга әсәрләрдән өзекләр уку белән беррәттән, фикер алышуда да катнашырга тәкъдим итте.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре «Периодика твой друг, поможет скоротать досуг»  дигән библиографик уен үткәрделәр.  Балалар журналның тышлыгы журналның йөзе икәнен, анда барлык кирәкле мәгълүмат барлыгын белделәр. Балалар журналлары өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат алу, фикерләү, күңел ачу һәм ял итү үсеше өчен кирәклеген ачыкладылар. Балалар журналлардагы танып белү һәм күңел ачу материалларын кызыксынып карадылар, төрле табышмакларны, кыскача сөйләмнәрне, ребусларны чиштеләр, кәгазьдә ясалган рәсемнәрне буядылар.

Районда  эшләүче  дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар хәм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә хәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Ә авыл хуҗалыгында бу төр хезмәт әлеге тармакта кулланышта булган үзйөрешле машиналарның тиешле тәртиптә эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итә.

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Галиҗәнап китап – тылсымлы көч»​ дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чара барышында балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара ахырында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

2026 елның 6 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

2026 елның 6 апрель көнне Теләче муниципаль районы «Ахметова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Халыкара балалар китабы көненә карата 3 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Могҗизалы китап илендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. “Балалар китабы - серле бер дөнья” темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм китаплар укырга тәкъдим ителде.


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Шахмат тактасы белән ял көннәре! 5 апрель көнне районның яшь шахматчылары РСФСР һәм ТААСРНЫҢ атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Н.м. Миңнеханов истәлегенә 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турнирында катнаштылар.

      4 апреля в поселке Лесхоз Сабинского муниципального района сборная шахматистов нашего района приняла участие в межрайонном личном турнире по быстрым шахматам в честь памяти Заслуженного лесовода РСФСР и ТАССР Н. М. Минниханова. В составе сборной выступили учащиеся  Узякской, Тюлячинской и Саушской школ. Ребята приобрели  опыт во время соревнований.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International