ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Футзал буенча «Күн туп-мәктәп футбол лигасы»Бөтенроссия ярышлары финалистларын каршы алдык! Финал 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Суходол шәһәрендә узды. Балалар республика һәм район даны өчен көрәшеп, ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар. Аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм алга гына барырга телибез. Сезнең максатчанлыгыгыз һәм талантыгыз сезне җиңүгә алып барсын!

 2026 елның 05 мартында «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге»бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 2 зона этабында катнашты.


4
апрель, 2026 ел
шимбә

Апрель - кошлар ае, кошларның ояларга күпләп килү вакыты. Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.

Айдар авыл китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган "Яратам кошларның җырларын-моңнарын, алар бит канатлы бизәге дөньяның" исемле викторина үткәрде.

Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен белән бәйле. Бу көнне Субаш авылы китапханәсендә китап укучы балалар белән танып- белү сәгате уздырылды. Алар китапханәче белән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Алар өчен “Китап киңәшчең, ярдәмчең, дустың синең” дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде.

Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр, әкиятләреннән пазлы җыйдылар.

 Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан 1 марттан 20 апрельгә кадәр “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән  акция игълан ителгән иде. Бүгенге көндә әлеге акциядә 54 укучы катнашты, алга таба Тукай иҗатын яратучыларны активрак булырга чакырып калабыз.


3
апрель, 2026 ел
җомга

3 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында «Китап сезнең өчен бәйрәм булсын!» исемле күңелле һәм мавыктыргыч уен-викторина үткәрелде, ул яшь укучыларны тылсымлы әдәбият дөньясына онытылмаслык сәяхәткә алып китте.

2026 елның 2 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

2 апрельдә Балалар иҗаты үзәгендә "Памяти павших будем достойны"  дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясенең икенче туры узды. Күрше районнардан, Казан, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кайбыч районнарыннан катнашучылар булды.

Бу кеше һәм җәмгыять тормышындагы китапларның роленә багышланган танып белү һәм мавыктыргыч чара иде. Очрашу барышында катнашучылар китапларның белемне, мәдәниятне һәм тарихны тапшыруда нинди әһәмияткә ия булуы, шулай ук аларның фикерләү, фаразлау һәм иҗади сәләтләр үсешенә ничек йогынты ясавы турында белделәр.

Коррупцияне бетерү-көчле-хокукый демократик дәүләт төзү дигән сүз. Һәм коррупциягә каршы көрәш-һәр гражданның бурычы. 31 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә китапханә укучылары өчен «Коррупцияне ничек җиңәргә?» дип исемләнгән коррупциягә каршы буклетлар өләшү акциясе үткәрде. Буклетларда аңлаешлы формада коррупция төшенчәсе, коррупциянең 

нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International