Көлке көне-бөтен дөньяда олылар һәм балалар тарафыннан билгеләп үтелә торган искиткеч бәйрәм. Бу бәйрәм рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән, әмма Беренче апрель җиткәч, кәеф күтәрелә һәм аны тирә-юньдәгеләрнең дә күтәрәсе килә. Тормышыңа тагын бер кат шатлану, уйнау, күңел ачу һәм язны искиткеч бәйрәм кәефе, янып торган күзләр һәм бәхетле елмаюлар белән каршы алу көне бу!
2026 елның 1 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
2026 елның 02 апрелендә «Батыр» спорткомплексында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә һәм хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган 2017-2018 һәм 2015-2016 елгы малайлар арасында мини – футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырылды. Ярышларда 7 команда катнашты.
Акция китапларга сакчыл караш тәрбияләүгә һәм аларның озак саклануын тәэмин итүгә, шулай ук китап укучыларны матбугат басмаларын игътибар белән сакларга һәм нәзакәтле итеп тотарга рухландыруга, аларның тузуына юл куймаска һәм чын китап хәзинәләренең гомерен озайтуга юнәлдерелгән иде.
“Шаркылдыклар” клубы әгъзалары китапханәче апалары белән әкият иленә әдәби сәяхәт ясадылар. Александр Пушкин, Петр Ершов, Һанс Христиан Андерсен, Шарль Перро әкиятләрен укыдылар һәм, әлбәттә, рус халык әкиятләрен искә төшерделәр, чөнки баланың матур әдәбият белән беренче танышуы нәкъ менә шушы китаплардан башлана.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Теләче үзәк район хастаханәсе»нең табиб-белгечләре тарафыннан балаларга медицина тикшерүе узды. Планлы медицина тикшерүләре ел саен үткәрелә. Һәр яшь өчен белгечләрнең үз тикшерүләр комплексы билгеләнгән. Бу баланың сәламәтлеге турында өстәмә мәгълүмат алу һәм авыруларның мөмкин булган үсешен вакытында булдырмау өчен менә дигән мөмкинлек.Балаларны табиблар окулист, педиатрлар, отоларинголог, невролог карады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча табиблар шәхси картага барлык кирәкле киңәшләрне керттеп бардылар.
30 март көнне Теләче балалар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучыларын Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгына багышланган «Театраль сандык» дигән уен программада катнашырга чакырды. Чара театрның төрләре, Россиянең һәм Татарстан Республикасының күренекле театр эшлеклеләренең исемнәре белән танышудан башланды. Табышмакларны чишкәндә, уен программасында катнашучылар театраль һөнәрләр белән таныштылар. «Мим», «Импровизация», «Пародияләр театры» кебек кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашу балаларга театр традицияләренә кушылырга, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.
Халыкара театр көне - сәхнә осталарының профессиональ бәйрәме генә түгел, ул миллионлаган тамашачыларның да бәйрәме. Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Әлеге көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Театр, могҗизалы дөнья, нурлы дөнья, серле дөнья син!” дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм аралашу сәгате уздырылды. Катнашучыларга бәйрәмнең үткәрелү тарихы сөйләнде. Алар Илнар Низамиев, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Роберт Галиев кебек танылган артистларыбызның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Безнең максат: районыбызны таныткан танылган якташлар белән таныштыру, эшчәнлекләре һәм ватан алдындагы казанышлар турында белемнәрне киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Туган ягыңны ярату гына аз, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк. «Дөньяны үз кырыңны белмичә танып булмый!». Теләче районы оешуга 35 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Районыбыз тарихы истәлекләрдә» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар район тарихы битләре буйлап сәяхәт иттеләр, гореф-гадәтләр, мәдәният, туган төбәгебезне данлаган кешеләр белән таныштылар. Бергәләшеп районыбыз тарихында эз калдырган мөһим моментларны һәм вакыйгаларны яктырткан, яңа басылып чыккан “Яшик әле, Теләче”, “Ил үстергән кыз Гөлбикә” китапларына күзәтү үткәрелде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 9 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.