ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
Безнең Олы Нырсы мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Фаляхов Тәбрис Теләче җыелма футбол командасына кертелде. Буген 7 нче май көнне Казанда зона ярышлары үтә. Район командасына унышлар телибез. 
Теләче урта мәктәбе укучылары  “ Җиңү көне” темасына стенгазеталар конкурсында катнаштылар. Иң матур һәм эчтәлекле стенгазеталар сайлап алынды. Хазер мәктәбебезне Бөек Җиңүгә  багышланган сыйныф газеталары бизи. 
 Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк"  акциясе  үткәрелә. Акция  сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән  данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелә. Укучылар укытучылар белән берлектә  "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак  ветераннарның  фотопортретларын әзерләделәр. 
Шушы бәйрәмгә сугыш чорындагы хезмәт куйган тыл ветераны Абубәкирова Асылбикә Гимадий кызы чакырылган иде. Ул  бала чагында  ук сугышның ачы михнәтен тоеп, ачлык һәм ялангачлыкны нәрсә икәнен аңлап, хәзерге тормышка шөкер итеп яшәүче  апага сабыйлар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, сугыш турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк бирделәр. 

    9 нчы май – Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү көне – иң зур, кадерле бәйрәмнәрнең берсе булып кала.  Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Бөек Җиңү галереясы” исемле Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнаштылар.   

Безнең 3-нче балалар бакчасынды бу уеннарны шулай ук тәрбиячеләр дә төркемнәрдә өйрәнгән материалны ныгыту өчен кулланалар. Дидактик уеннар баланың сөйләм телен , сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарын үстерә, мөстәкыйльлекне арттыра. 

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Әлеге очрашуның максаты: үсеп килүче яшь буынны  тарихи  мәгълуматлы, патриотик рухта тәрбияләү, туган якка мәхәббәт, үз халкына  горурлык хисе тәрбияләү, аның батырлыгын һәм лаеклы тормыш юлын  хөрмәтләү, тарихи белемнәрне ныгыту һәм үстерү, кыюлык һәм батырлык хисен тәрбияләү иде. 

12 нче майда татар теленнән 9 –нчы сыйныфларда Бердәм Дәүләт Тесты узачак. Олы Нырсы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары бу зур сынауга әзерләнәр: татар теле кагыйдәләрен, изложение язу тәртибен, инша язу үзенчәлекләрен кабатлыйлар, үзләштерәләр. Без 9-нчы сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар телибез.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү төгәлләнү алдында тора. Укучылар ветераннарга бүләкләр әзерләделәр, обелиск янына чәчәкләр утыртылды. Бәйрәм көненә концерт программасы әзерләнде. “Үлмәс полк” өчен портретлар бизәлде. 

2 нче май көнне Теләче урта мәктәбенең 8 б сыйныф укучылары   Е.Я.Нуртдинова  җитәкчелегендә Теләче авылы зиратын чистарту   өмәсендә катнаштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы  вакытында һәлак булган очучыларның каберләрен дә чистарттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International