ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
Кешелек дөньясы Бөек  Ватан сугышында Җиңүнең 70 – еллыгын  зурлап  бәйрәм итә. Күпме генә гомер үтсә дә, халыклар  хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәхшәтле сугыш буларак сакланыр. Вакытлар үтү белән , дәхшәтле сугыш елларында халкыбызның күрсәткән батырлыгы  һәм Бөек  Җинүнең  әһәмияте үсә генә бара.  
Бүген Лесной бистәсендә  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап митинг үткәрелде.Митингка сугыш чоры балалары,тыл ветераннары чакырылган иде.Бу бәйрәмдә 1-9 сыйныф укучылары  “Хәтер белән мәңгелек”дигән әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар.
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып үтте:
1941-1945  нче дәһшәтле еллар  афәтен һәр гаилә кичерде. Сугыш  тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр  һаман сызлана, сыкрый әле. Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьсын соңгы  тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын 8 май көнне кунакка чакырдык. 

 Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары, килгән кунаклар катнашты.

Тантаналы линейканы мәктәп директор Чернов Петр Александрович ачып җибәрде. Ул барлык килгән кунакларны, сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады. 

Учащиеся средней школы и самодеятельные коллективы сельского дома культуры показали концертные номера. Праздник продолжался с чаепитием.
Укучылар һәйкәлләргә салу өчен гирляндалар әзерлиләр,ә укытучылар исә мәктәп яны җир биләмәләрен чәчәкләр утырту өчен әзерлиләр.
Район мәгариф булеге методисты Саетова Анна Николаевна җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус теле белгече) методик максат белән бүген безнең балалар бакчасына килделәр Рус теле белгече Ярмиева Зөлфия Мидһәт кызы, балалар белән белем тәҗрибәсен белү максатыннан уеннар уйнап, диалоглар да үткәрде.  
7 май конне районыбызнын Боек Ватан сугышы ветеранныры Телэче районы башлыгы И.Ф. Зарипов белэн берлектэ Казан шэhэренен Муса Жэлил исемендэге Татар академия дэулэт опера hэм балет театрында Боек Ватан сугушында Жинунен 70 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. 
Безнең мәктәп укучылары да әлеге конференциядә катнаштылар. Алар: Сунгатуллин Булат ( 7 класс укучысы, җитәкчесе: Хасаншина З.Р.), Афзалов Рушан ( 4 класс укучысы, җитәкчесе: Каримуллина М.М.).   “Сугыш чорында кеше язмышы” секциясендә Сунгатуллин Булат ( җитәкчесе: Хасаншина З.Р.) сертификат белән бүләкләнде.  “Сугыш чоры балалары” секциясендә Афзалов Рушан (җитәкчесе: Каримуллина М.М.) 2 нче урын алды, диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International