ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Кичәне бәйрәмнең  иганәчеләре Миннехази абый һәм Нәсимә апа Шакировлар ачып җибәрделәр. 
  30 апрель көнне Түбән Саурыш авыл клубында 2015 ел-әдәбият елы уңаеннан шушы авылда туып үскән,хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрә, күп җырлар авторы Рәсилә Юсупова белән "Сагындыра икән туган як" исемле әдәби - музыкаль кичә булды
30 апрель көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге  Алан мәдәният йортында татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Мәнге сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән   шигырь бәйрәме үткәрелде. 
Көн кояшлы һәм матур булды. Укучылар үзләре белән тырмалар, перчатка һәм пакетлар алып килделәр. Кыш буена җыелган төрле чүп-чарны балалар тиз җыйдылар. Җыелган бөтен чүпне, яфракларны пакетларга тутырдылар. Укучылар арсалар да бүгенге көннән бик канәгать булып калдылар.
Анда Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә районыбыз җыелма командасы да катнашты.
Сыйныфлар “Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында” темасына иҗади эш эшләделәр.4 нче сыйныф укучылары үзләрнең альбомнарына бабаларының сугыш юлын, фронттагы батырлыкларын язганнар иде. 
Апрель ахырында Олы Нырсы урта мәктәбендә фәннәр буенча арадаш аттестация башланды. Арадаш аттестацияне  барлык укучылар да үтә. Аттестацияләү нәтиҗәләре 2-8 сыйныфлар өчен алдагы сыйныфка күчү, 9-11 нче сыйныфлар өчен имтиханнарга кертелүгә нигез булып тора. 
9 май – Җиңү көненә санаулы гына көннәр калды. Шул уңайдан мәктәптә ныклы әзерлек эшләре бара. Бүген Җиңү парадында катнашу өчен сугышта һәлак булган ветераннарның плакатларын туплап бетердек. Әлеге плакатларны ясау өчен укучылар ветераннарның фотосурәтләрен алып килделәр, алар турында мәгълүмат тупладылар. 
27 апрель  көнне Теләче урта мәктәбендә “ География атналыгы” кысаларында  күңелле географик эстафета үтте. Күңелле географик эстафетада барлык алтынчы  сыйныф укучылары катнашты. 
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү дәвам итә. Планны тормышка ашыру максатыннан  тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына даими рәвештә ярдәм күрсәтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International