Бу чарада районның куп кенә оешмалары һәм шулай ук акциянең максатын уртаклашучылар да катнаштылар.
Җыелган һәрбер киемнәр, уенчыклар һәм канцеляр товарлар тормышлары авыр һәм социаль яктан начар булган гаиләләргә тапшырылды.
2015 елның 29 апрелендә Кукмора эшчеләр бистәсендә 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып үтте.Теләче районы данын Шәтке мәктәбе укучылары яклады.Ярышлар нәтиҗәсендә алар 4 урынга лаек булды.
29 апрель көнне Айдар авыл җирлегендә өмә оештырылды. Өмәдә хәрбер оешма үз территориясен җыештырды. Шулай ук юл кырыйлары чүп-чарлардан чистартылды. Барлыгы 2 куб.м. чуп чыгарылды.
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни - белем бирү проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары һәм әти – әниләр арасында ике номинациядә: “Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле ата – ана” бәйгесе үтте.