ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
23 апрель көнне “Кадрлар әзерләү һәм ТР хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәсен үстерү комплекс үзәге”ндә өйрәтү максатыннан республика семинары булып үтте. Бу семинарда  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү булекчәсе җитәкчесе Низамова Л.М. катнашты. 
Бакчабызда Г.Тукай туган көненә багышланган “И туган тел ,и матур тел” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балаларны Г.Тукай әкияте геройлары  Кәҗә белән сарык, Шүрәле,Былтыр, Су анасы шатландырды. 
23нче апрель көнне 2нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Музыка-бию эшчәнлеге аша мәктәпчәгә яшьтәге балаларга төрле яклап белем һәм тәрбия бирү” темасына районның мәктәпчәгә тәрбия учреждениеләренең музыка җитәкләрече өчен семинар үтте. 
Уен-викторина мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, ике командыга бүленеп, ярыш формасында уткәрелде. Алар төрле сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Уртанчы төркем кызлары башкаруында “Бишек җыры”, уенга тагын да ямь өстәп җибәрде. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
«Язгы изгелек атнасы» уңаеннан 2015 елның 24 апреле көнендә халлыкка комплекслы социаль хезмэт курсэту узэгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Төрек-Тәмте авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шакирҗанов Нургали Мөхәммәтҗан улына адреслы ярдәм күрсәтте. 
Укучылар әби-бабайларыбыз кулланган көнкүреш әйберләрен, тарихи кызыклы документларны, борынгы акчаларны кызыксынып күзәттеләр. Һәрбер экспонат янында озаклап фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Бу экскурсия укучылар күңелендә озак сакланыр.
Теләче урта мәктәбендә  9 - в сыйныф  укучысы Егорова Диана  Х Бөтенроссия иҗат конкурсында катнашып,  җинүче булды. Конкурска Диана “ Баллада о матери” дигән видеоязма   җибәргән иде. Диплом алган иҗат эшен Диана рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Д.Газизова җитәкчелегендә башкарган.
Бу атналык укучылар күңеленә изгелек, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү йөзеннән оештырыла. Бүгенге көндә укучылар белән мохтаҗ гаиләләләргә  һәм ятим балаларга  ярдәм күрсәтү  йөзеннән кием-салым һәм уку кирәк-яраклары  җыйнау эше бара. 

Шуңа күрә 23 нче апрель көнне Баландыш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан авылыбызның тыл ветераннары Гилазова Мәрьям апа һәм Ахметшин Хәсән абый катнашында агачлар утырту оештырылды. Чарада мәктәп укучылары да катнашты. Мәдәният йорты бакчасына утыртылган бу агачлар Хәтер аллеясы булып Бөек Җиңүне искә төшереп торачак.

 1 сентябрьдән  мәктәпләрдә Россия Федерациясе  Президенты В.В.Путин указы нигезендә Бөтенроссия  физкультура – спорт комплексы “ ГТО” нормалары үтәү кертелә . Хәзерге вакытта Теләче урта мәктәбе укучылары һәм   укытучылары  ГТО нормаларын үтәүгә әзерләнәләр. 22 нче апрель көнне ГТО нормаларын үтәү буенча укытучылар беренче этапны үттеләр инде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International