ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
 Олы Нырсы мэдэният хезмэткэрлэре дэ, китапханэче хэм Олы Нырсы жирлеге башлыгы белэн берлектэ агач утырту акциясе уткэрде. Барлыгы 28 топ агач Олы Нырсы мэдэният йорты бинасы тирэли утыртылды. 
Кичә барышында балалар  Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Кичә бик күңелле матур узды.
Бу очрашуга авылдашыбыз тыл ветераны Ахметшин Хәсән бабай һәм мәктәп укучылары чакырылды. Хәсән бабай сугыш чорындагы күргән авырлыклары, шул вакыттагы авыр тормыш турында сөйләде.  

Бу изге эш мәдәният хезмәткәрләренә  дә, шулай ук тыл ветераннарына да бик ошады. Ветераннар киләсе елга да килербез дип ышандырдылар.  

Әлеге күргәзмәгә авылдаш язучы-прозаигыбыз, СССРның язучылар Союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Сәйдә Зыялы китаплары куелды. Язучының әсәрләре барысы да диярлек авыл табигатенә, аның кешеләренә багышлана. Ул Казанда яшәп иҗат итсә дә, аңа туган ягы һәрчак якын, һәрчак кадерле.

23 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан "Тукай яши безнең күңелләрдә” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Әйбәт теплица гына аларны сакларга мөмкинлек бирә. Югары сыйныф укучыларының традицион эше – һәр елны ул теплицаны полиэтилен пленка белән каплау. Шуңа күрә бүген, 10 сыйныф укучылары, мәктәп директоры Назипов Р.Р. һәм хезмәт укытучысы Мухаметзянов Б.Р. белән берлектә, теплицаны пленка белән капладылар. 
Без татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында бу атна Тукайга багышланды. Балалар аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Ә бүген авыл мәдәният йортында "Тукай абый безнең күңелләрдә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. 
Максатыбыз- юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Җәмәгать транспортында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту. Дәресебезне карарга ЮХИДИ бүлекчәсенең инспекторы, полиция лейтинанты Ришат Назиров һәм әйдәп баручы белгеч Гүзәл Ягафарова килгән иде. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген тагын бер кат аңлатып үттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.
23- апрель көнне 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Музыка-бию эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле яклап белем һәм тәрбия бирү” темасына районның мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен  семинар булып  үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International