ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Берләшмәгә  балалар бик теләп йөриләр.  Алар анда истә калган әкиятләрен сөйләделәр. Әкияти геройларны сәхнәләштерделәр. 
Узган март  аеның нәтиҗәлэре буенча  ин актив китап укучылар 2нче сыйныф укучылары булды. Аларга  8 апрель көнне грамота белән истәлекле бүләк тапшырылды. 
8 апрель көнне район мәдәният йортында студентлар арасында узучы «Җиңү  җыры» фестивале үтте. Бу фестивальне «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте уздыра. 
6 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә , Максабаш , Олы Кибәхуҗа  Кече Кибәхуҗа  мәктәбенең башлангыч класс укытучылары  вебинарда катнаштылар. 
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата фронтовик шагыйрьләребез иҗатыннан шигырь укучылар конкурсы булып үтте.Конкурста 5-8 сыйныф укучылары бик актив катнашты. 
7 апрель  Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Субаш авыл китапханәсендә, “Сәламәтлек сагында” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар, информацион материаллар урын алды. 
7 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Экономика, идарә һәм хокук институты доценты,психология фәннәре кандидаты Т.А. Трифонова һәм профориентация буенча белгеч И.В. Халяпина тарафыннан өлкән  сыйныф укучылары белән профессия сайлау буенча  консультация  үткәрелде. 

7апрель көнне безнең мәктәптә “Төп мәктәптә белем бирү стандартларын кертүгә педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ әзерлеген тәэмин итүче бәйләнешле чаралар системасын булдыру” дигән темага педагогик киңәшмә утырышы узды.

7 нче апрельдә Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сәламәтлек көненә багышланган чара үтте. Мәктәптә түбәндәге чаралар планлаштырылды һәм үткәрелде:

7 апрель көнне Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының “Сау бул Әлифба” дип исемләнгән музыкаль кичәсе үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International