ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
5 апрель көнне Әбде авыл җирлегендә референдум узды.
6 апрель  көнне Теләче урта мәктәбендә гомуми линейка булып узды. Линейка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга багышланган иде. Безнең мәктәп командасы  “ Аҗаган” хәрби –патриотик уенында  катнашты һәм беренче урынны яулады. 
Балалар иҗат үзәгенең “Балкыш” дип исемләнгән фольклор-бию түгәрәгенә йөрүче укучылар белән, өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Л.И. җитәкчелегендә, кышны озатып язны каршылауга багышланган “Карга боткасы” чарасы оештырылды. 
Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш..Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында «Сәламәт булыйм дисәң” дип исемле күргәзмә куелды. 
5 апрель көнне Теләче районы 1нче  номерлы балалар бакчасында  «Актуальные проблемы дошкольного образования в условиях введения ФГОС» темасы буенча семинар үткәрелде. 
Балаларга юл билгеләрен, юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез. Җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгытабыз.
Воспитанник нашего детского сада Фаляхиев Билал в конкурсе, который организовал исламский благотворительный фонд «Ярдәм». Название конкурса – «Братья и сестры Сюембики». 
Татарстан Республикасының гомумбелем  бирү учреждениеләрендә эшләүче директорлар һәм аларның урынбасарларының профессиональ компетентлыкларын арттыру максатыннан, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 2нче апрельдән 4нче апрельгә кадәр курслар уздырылды. 

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 5 нче апреле көнне Теләче авылындагы Покрова Пресвятой Богородицы Храмына гөмбәз белән хачлар куелды.

Бу храм 1771 елны җирле алпавыт Наталья Гавриловна Аристова акчаларына төзелә. Советлар хакимияте елларында бу бинада медицина учреждениясе, кунакханә, икмәк пешерү урыны урнышкан була. 
“Бөек Җиңүгә 70 ел” проекты кысаларында безнең 3-нче балалар бакчасында Һәр вакыт булсын тынычлык” дигән темага күргәзмәлек почмагы булдырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International