ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бу атнада мәктәбебездә  татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтә. Атналыкта укучыларның татар теле буенча белемнәрен ныгыту, телгә карата хөрмәт тәрбияләү күздә тотыла.Атналыкта "Бәхетле очрак" уены, "Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!",Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата фронтовик шагыйрьләребез иҗатыннан шигырьләр, "Ул көннәрнең даны мәңгелек" дип исемләнгән сочинениеләр конкурсы,"Бар яшьләрнең күңеленә керсен халкыбыз моңы" исемле әдәби- музыкаль чара планлаштырыла. 
Бу сәгатьтә китапханәче балаларга кулдан язылган китаплар, беренче китапханә турында  сөйләп узды.
5 апрель көнне Арча шәһәрендә  армрестлинг буенча авыл хуҗалыгы районнары арасында Республика Чемпионаты булып үтте. “ Уңыш” физкультура  – спорт җәмгыяте уздырган  ярышлар Татарстан Республикасы XII авыл Спартакиадасы программасы кысаларында үткәрелде. 
Тренингның исеме “XXI  гасырда укытуны камилләштерү: фикерләү культурасын үстерү”. Бу тренингта Шармыш, Шәтке, Олы Нырсы мәктәбе укытучылары катнаша. Курсларны район мәгариф бүлеге методистлары алып бара.  Беренче  укулар  бу программа  буенча узган уку елында  оештырылган иде.
Агымдагы елның 5нче апреле көнне Теләче мунципаль районының барлык 13 авыл җирлекләрендә 2015 нче елга үзара салым буенча җирле референдумнар узды. 
3 апрель  көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  «Җиңүгә илткән юллар» фестивален Район газ хужалыгы  оешмасы хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән тәмамлады. 
4 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан һәм папкалардан торган “Сәламәтлек сагында” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. 
Аларга чалып күзәнәк ( реглан)   ясау алымы өйрәтелде. Балалар бу түгәрәккә бик теләп йөриләр. Өйрәтелгән  һәрбер нәрсәне тиз үзләштерәләр. Түгәрәктә өйрәнгән бәйләү ысулларын өйләрендә ныгыталар.
Элеге чарада студентлар хэм авыл яшьлэре катнашты. Уен-колкеле тамаша 2 сэгать дэвам итте. Шулай ук жыр-биюлэрдэн тыш, залда утыручы халык белэн дэ торле кызыклы уеннар, конкурслар да уткэрелде. Авыл халкы элеге чарадан бик канэгать булып таралышты. Ахырдан яшьлэр очен бэйрэм дискотекасы оештырылды.  

5
апрель, 2015 ел
якшәмбе

2015 нче елның 5 апреле көнне Теләче муниципаль районының барлык 13 авыл җирлеге территорияләрендә 2015 елга үзара салым турында җирле референдумнар үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International