ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2015 ел
якшәмбе
Ул -тыл ветераны. Сугыш чорында Маһриҗамал апа ир-атлар гына  эшли  торган хезмәтне башкара. Ул тракторчылар курсын тәмамлый  һәм кыю рәвештә тимер атны иярли. Нинди генә авырлыклар күререгә туры килә аңа. Аның  тормыш  юлын өйрәнеп , аңа багышлап бүгенгесе көндә мәдәният йортын стенд эшләнә.
Шуларның берсе "Ахирәтләр мәҗлесе". Әлеге берләшмәнең җитәкчесе китапханәчебез Альбина Рахматуллина. Бу берләшмәгә олкән яшьтәге апаларыбыз бик теләп йөриләр: төрле темаларга сөйләшүләр оештырабыз, аларның туган көннәрен дә билгеләп үтәргә тырышпбыз, кул эшләре дә читтә калмый.
Шушы көннәрдә Казан (Идел буе) Федераль Университеты базасында мәктәп укучыларының ХVI Идел буе фәнни конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 400 дән артык өлкән сыйныф укучысы 32 секциядә үзләренең фәнни эзләнүләре белән таныштырдылар. 
Кичә, 4 апрельдә районыбыздан 20 укучы бала башкалабыз Казан шәһәрендәге "Ярдәм" мәчетендә, дәүләтебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар өчен узган әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес  итеп Коръән уку буенча "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән чираттагы 18 бәйгесендә катнашты. 
3 апрель көнне спорткомплекс “Батыр”да 2005-2006 нчы елгы малайлар арасында мини – футбол ярышлары булып узды. Ярышта 6 мәктәптән 53 бала килгән иде. 
1-2 апрель көнне өстәмә белем бирү педагоглары Гаязов Марат Галимзянович, Зайнуллин Илнур Илдусовичның укучылары район буенча үткәрелгән малайлар һәм кызлар арасында волейбол ярышларында катнаштылар.

3
апрель, 2015 ел
җомга

Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы,уңышлы булсын өчен, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту -методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь,матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти -әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланалар һәм ныгыталар.

Башлангыч сыйныф укытучысы Семенова С.В. “Бала тормышында гаилә традициясенең кирәклеге” дигән темага доклад укыды. Икенче көн тәртибе буенча өченче чиреккә анализ ясалды һәм алдагы чиреккә бурычлар куелды. ОБЖ укытучысы Шакуров Т.Р. сулыклардагы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чыгыш ясады. 
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Китап иле-серле дөнья» дип исемләнгән кичә үтте. Балалар китапларыннан  төзелгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар, викторина сорауларына җаваплар таптылар.
Балалар бу эш белән  бик теләп шөгыльләнделәр. Китапларны төзекләндерү китапханәдә әйбәт традициягә әйләнеп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International