ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлеге газета турында күп информация тупланган иде. Нәни укучыларга аларның әти – әниләре нинди газета укыганы, элекке һәм хәзерге газет – журналлар арасында аерманы белү кызыклы булды. Китапханәче балаларга  шулай ук “Пионерская правда” газетына үзләренең язмаларын, иҗат иткән шигырьләрен юллый алуларын аңлатты.

Чираттагы концертта Социаль яклау идарәсе, Пенсион фонды  һәм Ветераннар советы оешмалары катнашты.

  Алар  уңышлы гына чыгыш ясадылар. Хор,вокаль ансамбль, дәртле биюләр чыгышы тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. 

Бәйрәм мәктәп музеена экскурсиядән башланып китте. Ветераннар өчен күңелле ял концерты булды. Концерт барышында медальләр тапшырылды. Бәйрәм ветераннар  өчен әзерләнгән чәй табыны артында тәмамланды.
25 март көнне  Олы Тиләҗе авыл клубы мөдире  авыл җирлеге башлыгы Раиль Мараков белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылның тыл хезмәтчәннәренә медаль һәм пакет тапшырдылар. 
Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре  25 март көнне авыл җирлеге рәисе Раиль Мараков белән берлектә Бөек Җиӊүгә 70 ел тулу уӊаеннан ветераннарның  өйләренә барып  медальләр һәм күчтәнәч пакетлар тапшырдылар
Китапханәче балаларга тынычлык, дуслык турында сөйләп китте, китаплар белән таныштырды. Соңыннан балалар рәсемнәр ясады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2015 нче елның 21 мартында Шәтке авыл җирлеге мәктәп белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрде. Укучылар, “Нәүрүз бәйрәм” дигән театральләштерелгән тамаша куйдылар. Укучылар, килгән кунаклар, учакта пешерелгән аш, ботка белән сыйландылар. 
23-24 март көннәрендә Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеме, өстәмә белем бирү педагогы Баева З.Р. җитәкчелегендә,  Бөек Җиңүнең 70 – еллыгына багышланып, XV нче республика күләм яшьләр телевизион  “Созвездие – Йолдызлык – 2015” дип аталган фестивалендә катнаштылар. 
Быел Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты, Габдулла  Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә 24-25 март көннәрендә аның концертлары булып узды. 
24 март көнне  Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Кәүсәрия Галимуллина һәм Флера Габдуллина Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International