ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

Карт көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар.  Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген 1 нче номерлы  балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 20 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр. 

3нче чирекнең соңгы көне.  Гомуми линейкада укуга йомгак ясалды. Төрле конкурсларда катнашып, урын алган укучыларга  Грамоталар тапшырылды. Язгы каникулга эш планы белән таныштырылды. Сыйныф җитәкчеләре класс җыелышларында  язгы каникул вакытына инструктаж үткәрделәр.
21 нче март  көнне Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбендә барлык сыйныфлар өчен дә  Урман  көненә багышланган тәрбия чарасы үткәрелде. Чарада  Ленин урманчылыгы җитәкчесе – Халиуллин Айдар  Адгамович катнашты
Анда 1998-2000 нче елгы кызлар һәм  егетләр көч сынашты. Безнең мәктәптән 3 укучы  катнашты.   Һадиуллина Адилә – 1 урын, Мубинов Салават – 2 урын.  Командабыз беренче  урында. Адилә һәм Салават 25 март көнне Казанга район данын якларга баралар. Уңышлар сезгә!
Нәүрүз йолаларына, гореф гадәтләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм “ Нәүрүз гүзәлләренең “ бәйгесе белән тәмамланды. Бәйрәмдә Алан һәм Балыклы  авылы  мәдәният йортлары иҗат төркемнәренә йөрүче яшьләр дә катнашты.
Тантанада Теләче  муниципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ф.М.Галимова катнашты. Алар ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырып олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, алдагы  көннәрендә исәнлек-саулык теләделәр.
Әбде урта мәктәбе укучылары да әлеге тестта катнашты. Тест эшләгәннән соң укучылар үзләренә нәтиҗә ясап, белемнәрен тагын да ныгытырга кирәклеген ачыкладылар. Бу ялгышлар бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда булмас дип ышанабыз.

Хатын- кызларыбызга мәдхия җырлаучы әлеге бәйрәм чарасында Алан һәм Балыклы авылы мәдәният йортларында эшләүче “Сүнмәс дәрт” ,“ Шома бас” бию, “Өч Рәшит” триосы, “ Көмеш телле грмуным” һ.б. иҗат төркемнәре һәм аерым башкаручылар катнашты. 

Күңелле стартларда барлык бишенче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен генә түгел, физик яктан да күнекмәләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International