ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләрендә, Каримуллина М.М. линейкада укучыларга язгы чорда сулыкларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып, кагыйдәләрне тагын бер кат исләренә төшереп үттеләр. 

Китапханәчеләр безне ягымлы каршы алдылар,  китапханәдәге китаплар күргәзмәсе  белән таныштырдылар,  китапларга сакчыл караш турында сөйләделәр. 

Тәрбияче Касимова Гүзәлия балалар белән “Бөек Ватан сугышының язучы- геройлары М.Җәлил һәм А.Алиш”  темасына әңгәмә үткәрде, балаларга бу язучылар иҗат иткән әсәрләрне укыды.

Балалар алдан ук яз турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Әти-әниләр дә бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.



20
март, 2015 ел
җомга

20 март көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре территорияне чистарту максатыннан чүптән һәм кардан арындыру эшләре алып бардылар.                               

  Һәр хезмәткәр үз эшен намуслы башкарды. 

Бакчабызда  җәйге бакча эшләренә әзерлек башланды. Мартның беренче көннәрендә үк  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары утырттылар. Тәрбияче Нурисламова Р.Р. балаларны кайбер кагыйдәләр белән таныштырды. 
Күргәзмәдә татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән күренекле әсәрләре урын алды. Шулай ук М.Җәлил, А.Алиш, Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, С.Хәким, Х.Туфан кебек танылган шагыйрь һәм прозаикларыбызның  иҗаты да тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International