ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Алда –язгы каникуллар.Уку чирегенең соңгы көннәре. Барлык сыйныфларда мәктәп планы буенча контроль эшләре бара.Барлык укучыларга да югары һәм яхшы күрсәткечләргә  ирешүләрен телибез.

Узган февраль аеның нәтиҗәлэре буенча  1 нче сыйныф укучысы Мухаметшина Рәзилә җиңүче дип табылды.Аңа грамота белән истәлекле бүләк тапшырылды.


Укучылар су  басу куркынычы булган очракта  гаиләңне, күршеләреңне кисәтү, аларга  булышу, кирәкле документларны алу, үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән презентация аша таныштылар.

 


Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләре эшләгән оешмаларның  эшчәнлеге, кулланучыларның хокуларын яклау нигезләре турында сөйләделәр. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар алдылар.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. «КИТ – компьютерлар, информатика, технологияләр» конкурсында катнашучы 6 укучы Сертификат һәм кечкенә бүләкләр алдылар. “Рус аюы -2014” конкурсында 4 укучы катнашты. 
Китаплар да кешеләр кебек авырып китәләр: битләре төшә,төпләре куба, ертыла , таушала. Бүген Олы Мишә урта мәктәбе  китапханәсендә  “Мин-китап докторы ” дигән китапханә дәресе үткәрелде. 
" Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеге мәгариф һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе" ДКУсенең Арча филиалы тарафынан безнең Теләче 3 нче балалар бакчасына “Автокласс” бирелде. 

Безнең Шәтке авылында,бик матур  балалар бакчасы төзи башладылар, без балалар белән төзелеш янына экскурсиягә бардык.Балалар төзүчеләр белән аралаштылар,киләсе уку елына яңа бакчада йөриячәкләрен белеп бик шатландылар.

Барлыгы 14 команда,130 яшь көрәшче катнашты. Теләче командасы составында Олы Нырсы,Олы Мишә,Лесной,Иске Җөри,Олы Мәтәскә,Югары Кибәхуҗа,Шәтке мәктәбе укучылары көрәште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International