ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
Ярышта безнең мәктәп кызалары да катнашты.Җитәкчеләре физкультура укытучысы Назипов Р.Р.Безнең кызлар бик яхшы күрсәткеч күрсәтеп Алан һәм Үзәк мәктәпләреннән генә калышып 3 урынны яуладылар.Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз.Алга таба да җиңүләр телибез.
16 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә ТИН укытучысы Хисмәтуллин И.М. җитәкчелегендә “Аҗаган – 2015” район конкурсына әзерлек эшләре башланды. Әзерлек барышында 7-9 сыйныф егетләре һәм кызлары граната атарга, автоматны сүтеп җыярга, медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр. 
Безнең Олы Нырсы балалар бакчасында -14 март көнне " Гайлә бәйрәме" уздырылды.Ул "Безнең гайлә - тату гайлә" дигән исем астында узды. Бәйрәмебездэ барлык әти-әниләр һәм балалар катнашты. 
Балалар иҗат үзәгенең “Тегү иле” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә, Кече Кибәхуҗа мәктәбендә узачак, Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау максатыннан уздырылучы кичәгә үзләренең өлешләрен кертеп, кул эшләнмәләреннән бүләкләр ясыйлар. 
Балалар әтиләренә, әниләренә изге теләкләр теләделәр. Матур җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Әти-әниләр үзара тапкырлыкта, җитезлектә, осталыкта көч сынаштылар. Кичә ахырында балалар үз куллары белән ясаган  бүләкләрен иң кадерле кешеләренә тапшырдылар.
Балалар янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар. Хәзерге вакытта, янгыннар бик күп булып тора. Әлеге конкурс янгыннарны булдырмый калу максатыннан уздырыла.
15 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә, Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Сугыш урлаган балачак” исеме астында тыл ветераннары белән очрашу оештырылды.  
Бу нисбәттән,  укучылар арасында төрле иҗат конкурслары әледән әле уздырылып  тора.  Балалар иҗат  үзәгендә узган «Родные лица Победы» дип аталган конкурста катнашып,    Олы Мишә урта мәктәбе  укучылары - Борханетдинова Ризәлә, Мингазова Динә, Сафиуллина Алия мактаулы грамоталар белэн буләкләнделәр. Кызлар,  сезгә унышлар телибез!
13 март көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының "Кече яшьтәге мәктәп балаларында үзбәя формалаштыру"дигән темага куст методик берләшмәсе семинары булып үтте.
Барлыгы Россиянең 22 регионнан 250 көрәшче катнашты.Безнең районнан Татарстанның җыелма  командасы  составында 3 егет көрәште: Кәримуллин Динар, Камалиев Искәндәр, Бәширов Самир.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International