ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга
Кичә Иске Җөри урта мәктәп базасында  Татарстан Республикасы укучыларының бадминтон буенча  Х Спартакиадасының муниципаль туры булып узды. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм хәзерге тормышның тискәре якларыннан арынып тору -  бу ярышның төп бурычы булып тора. 
Беренчеләрдән булып Теләче урта мәктәбе коллективы  уңышлы гына чыгыш ясады. Хор,вокаль ансамбелләр, халык инструментлары ансамбельләренеә чыгышы тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Балаларның да чыгышлары үзенчәлекле итеп эшләнелгән иде. 

Ветеран укучыларга үзенең  хәрби хезмәт юлы,армиядән соңгы тормышы  турында сөйләде.Укучылар ветеран сүзләрен зур кызыксыну белән тыңладылар,үзара фикер алыштылар. Ахырда Петр Павел улы укучыларга укуларында уңышлар  һәм сәламәтлек теләп калды,ә укучылар үз чиратында ветеранга әңгәмә өчен рәхмәт әйтеп саубуллаштылар.

Максабаш авылы китапханәсендә, шушы авылда яшәүче тыл ветераннарының фото сүрәтләрен барлап, “Онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән стенд эшләнде.
Аларның хәлләрен белделәр, 16 мартта медаль бирергә килүләре турында хәбәр иттеләр, ветераннарның килә алулары , килә алмаулары белән кызыксындылар. Садыкова Фәүзия апа сугыш чорында үзләренең нәрсәләр эшләгәннәрен, ниләр күргәннәрен кыскача сөйләп үтте
Шул уңайдан, 5 март көнне ветераннарга юбилей медальләре бирү тантанасында Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге белән берлектә "Алар даны мәңгелек" исемле концерт программасы күрсәтте, күргәзмә һәм чәй табыны әзерләде.
Безнең Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында бүген "Әнием - күз нурым" исеме  астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен шигъри юллар, җыр, бию аша якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр. 
Бакчабызда тәрбияләнүче балалар бу бәйрәмне көтеп алалар. Алар инде әзерлек эшләрен башладылар. Әниләренә дип шигырьләр, җырлар, биюләр һәм бүләккә үз куллары белән открытка әзерләделәр.
Тиздән 8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитә. Ә бәйрәмнәр бүләксез үтми. Әниләр өчен баланың үз кулы белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк бүләк юктыр. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында 8 Март бәйрәменә әзерлекләр башланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International