ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Субаш авыл китапханәсендә эшләп килүче "Алтын куллы ханымнар" берләшмәсе даими рәвештә үз эшен дәвам итә. 28 февраль көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. 
1нче март –наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә түгәрәк өстәл артында яшьләр  белән “ Наркомания - төпсезлеккә бер адым” дигән әңгәмә уздырылды. 
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 27 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З.Г. балаларга чана шууны оештырды. 
27 февраль көнне 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Тел – күңел көзгесе” дип исемләнгән презентация белән таныштылар. 
Бүгенге көрәш ярышында барлыгы 140 ка  якын  көрәшче егет  бил алышты.  Бәйге тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатихович, Миннегали Ногмановның сугышчан хезмәттәше Шайдуллин Илһам Рахимович,  районыбызның башка күп кенә оешма җитәкчеләре, М.Ногмановның бертуган абыйлары  катнашты. Алар яшь көрәшчеләргә уңышлар теләп, бәйгене ачып җибәрделәр. Ярыш оешкан һәм матур үтте.
Чараны фәннәр Академиясе  һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих Институты үткәрде.Түгәрәк өстәлдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. да катнашты. Катнашучылар Я.Абдуллинның татар иҗтимагый фикерен өйрәнүгә керткән өлеше мәсьәләләре турында чыгыш ясадылар.

Айлык барышында  “Иң актив класс”, “Иң актив укучы” линейкада билгеләп үтелде. 28 февраль көнне  педагог организатор Гинатуллина Г.Н. җитәкчелегендә тимурчылар  Илфинә, Фирсинә, Миләүшә  Төрек  - Тәмте авылында яшәүче сугыш ветераны    Шакирҗанов Нургали   абыйның хәлен белеп кайттылар.

 


 Ярышта 7 мәктәп катнашты, барысы 63 укучы. Нәтиҗәләр буенча 1 урын – Үзәк мәктәбе, 2 урын – Теләче мәктәбе, 3 урын – Олы Нырсы мәктәбе яулады.
 Бәйрәмгә балалар концерт, әтиләр өчен кызыклы конкурслар әзерләделәр. Һәрбер әти бик теләп үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен күрсәтте. Бәйрәмнең ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International