Кечкенә яшьтән балаларда физик тәрбия үсешен ныгыту балаларның сәламәтлеген ныгытуга беренче адым булып тора.
Уенда барлыгы биш команда катнашты. Айдар, Олы Нырсы, Олы Мишә, Алан, Максабаш авылларыннан килгән яшьләр узләренең спорт белән җитди шөгельләнүләрен ачык күрсәттеләр.Мавыктыргыч, күтәренке күңел белән уйнадылар алар.Һәр уенчы тимераякта оста итеп шууын, кәшәкә белән эш итә белүен, шайбаны төп-төгәл капкага кертә алуын күрсәтте.