Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Әлеге иртәдә 5-8 нче сыйныф укучылары М. Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әдипләребез турында иҗади эшләрен якладылар.
Әлеге чара балаларда телнең системалы үзенчәлекләрен күз аллауларын формалаштыруга, белемнәрен тагын да баетуга һәм киңәйтүгә, яшь китап укучыларның сөйләм культурасын һәм сүзлекләр белән эшли белү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән иде.