ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Роза Тимерхановна үз-үзен яклау буенча презентация, ачык дәрес һәм укыту программасын яклады. Күрсәтелгән дәресендә Загидуллина Р.Т. Халык-ара туган тел көнен дә билгеләп үтте.

Ул безгә үзенең тормыш юлы, сугыш чоры авырлыклары турында  сөйләде. Күп кайгылар күрергә туры килсә дә, ул түзем булган, биш үги баланы тәрбияләп кеше иткән. Без аларның батырлыгын онытырга тиеш түгел. 

“Безнен мәктәпне  тамамлаучы  укучылар- КНИТУ  студентлары “  темасына  телдән журнал   күрсәтелде. Чараларда  7- 11 сыйныф укучылары  катнашты.

 

          

Чыгарылыш сыйныф укучылары КНИТУ педагоглары доцент Белоусова  Анна Борисовна һәм КНИТУ проректоры урынбасары, доцент Князев Александр Валентинович белән очраштылар. Укучылар КНИТУ белгечлекләре, анда керү шартлары һәм уку мөмкинлекләре турында белделәр.
Тестлаштыруда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең  информатика укытучысы Галимҗанова Г.Ә. да катнашты. Ул "Java да программалаштыру нигезләре" курсын уңышлы үтте. Java телен үзләштерү мәктәпләрдә киләсе уку елында башланыр дип көтелә.
    
 Компьютерга өйрәнергә авылдашларыбыз бик теләп киләләр. 
 
 
 

 Яхшы оештырылган  һәм кызык үткәрелгән  химия атналыгы укучыларның белемнәрен арттырырга, мөстәкыйльлек тәрбияләргә, талантларын ачарга булыша.  

Чара Масленицага багышланган презентация күрсәтелде, матур җырлар, әйтемнәр, табышмаклар әйтелде. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәседә эшләде.

Слайдлар, рәсемнәр ярдәмендә балаларның Ватанны саклаучылар турындагы күзаллаулары киңәйтелде. Балаларда әтиләре, абыйлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан матур шигырьләр, җырлар өйрәнелде. 
Чакырылган кунаклар- әтиләр, бабайлар , абыйлар балалар белән уздырылган конкурсларда теләп катнаштылар. Балаларның әзерләгән җырларын тыңлап, биюләрен тамаша кылдылар. Җанатарлар да катнашучыларга көч биреп утырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International