ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе

Шул уңайдан Сауш урта  мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Н.В. “Әй мөкатдәс, татар теле” дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге кичәдә укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, тыңладылар, татар халкының күренекле шагыйрь һәм язучылары турында чыгыш ясадылар, табышмакларның җавапларын таптылар  һәм мәкальләр әйттеләр. 

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып үтте.Бәйрәмгә Әфган, Чечен сугышында катнашучылар, абыйлар, әтиләр чакырылган иде.

Дәресне   5 нче сыйныфта  татар теленнән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбинова Г.Г. стандарт булмаган дәрес  формасында үткәрде. “Милләтемнең кояшы син, и моңлы туган телем!” исеме астында үткәрелгән бу КВН дәрестә  “Замана балалары” һәм “Эрудитлар” төркемнәре көч сынашты.

Концертта Алан урта мәктәбе укучылары  һәм укытучылар коллективы катнашты. Сценарий тулысы белән  сугыш чорына, сугыш кырында үлеп калган авылдашларны искә алуга, сугыш һәы тыл ветераннарына багышланган иде. Концерт авыл халкына һәм  жюри составына бик ошады.

Ул «Кайнар  йѳрәкләр» социаль –мәдәни  инициативалар фонды  эшчәнлегенә  багышланды.  Тарих укытучысы  укучыларны  бѳтенроссия  дәүләт иҗтимагый-дәүләти инциативаның  максатлары,эш  юнәлешләре  белән таныштырды.

Атналык барышында “ Химия  безнең тормышта” темасына презентацияләр конкурсы оештырылды. Кадырова Айсылу, Хәфизова Ләйсән, Данилова Вероника үзләренең иҗади эшләре белән  5 нче һәм 8 нче сыйныф  укучылары алдында чыгыш  ясадылар. 

Бәйрәмдә 7 -11 сыйныф егетләре катнашты. Укучылар үзләренең осталыкларын юмор аша да, тәмле ашарга пешерүче, нәфис сүз остасы, тапкыр табышмакчы, оста балык тотучы, шагыйрь, спортсмен буларак та күрсәттеләр. 

Район турында җиңүчеләр 2 көн буе өч турда катнаштылар: таныш булмаган аудиториягә сыйныф сәгате күрсәтү; визит карточкасын тәкъдим итү; иҗади проектны тәкъдим итү. Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче классның сыйныф җитәкчесе Аркадьева Л.Л. барлык өч турны да уңышлы үтте. Людмила Леонидовнага уңышлар телибез!

Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, шулай ук әтиләргә үз куллары белән бүләк ясыйлар. Алар тырыша-тырыша, котлау открыткалары ясадылар.Балаларның әтиләрен бик сөендереп,аларны бәйрәм белән котлыйсылары килә.  

Ярыш  вакытында әйләнә-тирәдә  балаларның шатлыклы авазлары гына  ишетелеп торды. Балалар  түземлелектә, җитезлектә, кыюлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International