ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Анда ОБЖ укытучысы Сәхапов Рафикъ Имамиевич балаларга Ленинград блокадасы турында сөйләде һәм әлеге куркыныч хәлләр турында кино күрсәтелде.
Хәзерге вакыттта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стендка материал җыю өстендә эш алып барыла. 

Сыйныф җитәкчеләре балаларга Ленинград блокадасы вакытындагы тормыш турында сөйләделәр. Укучыларга бу тема ошады һәм алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Очрашу җыр-бию,уен-көлке,ярышлар белән үрелеп барды. Студентлар үзләренең укулары, уңышлары белән уртаклаштылар.

 

 

 

Бу конкурс укучыларга патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту максатыннан үткәрелә.
Балалар ветеранга үз куллары белән эшләнгән сувенир бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ветеранга укучыларның чыгышы бик ошады, балалар да очрашудан җылы тәэсирләр алып таралдылар.
Шул уңайдан ул кызыклы Лего конструктор-уенчыклары иясе булды. Күптән түгел кайтартылган әлеге башваткыч уенчык балалар күңеленә бик хуш килде. Дөрестән дә, бу уеннар балаларның фикерләү үзенчәлеген, вак моториканы үстерудә зур роль уйный. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International