Китапханәче чарада катнашучыларны бишек җырларының тарихы белән таныштырды. Ул татар авылларында киң таралган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләде. Зур тәрбияви көчкә ия булган бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Аудиоязмада Роберт Миңнуллин сүләренә язылган “Тал бишек”, Дәрдемәнд сүзләренә язылган “Бәллү” җырларын тыңладылар. Мөхәммәдиева Сиринә Муса Җәлилнең “Кызыма” шигырен укыды. Чара барышында “Халык авыз иҗатында бишек җырлары” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
“Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2009-2010, 2006-2008 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча Хадиуллин Хаким Каниф улы призына район беренчелеген үткәрде
Балалар журналы-иҗади идеяләр чыганагы, уку дөньясына алып керүче дә ул. Бу темага Алан авыл китапханәсендә «Сезнең өчен, балалар!» дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Китапханәче балаларны китапханәгә килүче балалар журналлары белән таныштырды. Китапханәдә алар күп, һәркайсы үзенчә кызыклы. Балалар чара барышында журналларның ничек барлыкка килүе, кызыклы рубрикалары, бу журнал битләрендә яшәүче геройлар белән таныштылар. Безнең китапханәдә һәркем күңеленә хуш килгән матбугат чыганакларын да табарга була!
Бәйрәм музыка залында күңелле музыка белән башланды. Беренче булып үз бәйрәмнәрен икенче төркем тәрбияләнүчеләре күрсәтте. Балалар көз турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. "Шалкан" әкиятен күрсәттеләр. Барлык балалар да уңай эмоцияләр алдылар һәм бәйрәмнән канәгать калдылар.
Иске Җөри авыл модель китапханә хезмәткәрләре 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Мы за мир без коррупции» дигән темага диалог формасында әңгәмә үткәрделәр. Балалар коррупциянең төшенчәсе белән таныштылар, аның барлыкка килү сәбәпләрен, коррупциянең нәрсә белән куркыныч булуын ачыкладылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр. Катнашучылар бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позициясен белдерделәр.
Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Нәрсә ул начар һәм яхшы гадәтләр? Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? Наркотик куллану нәрсәгә китерә? Шушы сорауларга җвап табу максатыннан 21 октябрь көнне Урта Мишә авылы клубында, китапханә белән берлектә "Яшәү ямьле наркотикларсыз" дип исемләнгән әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. “Наркотик һәм яшүсмер” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.
Күргәзмәдә сәламәтлеккә һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган вакытлы матбугат урнашты. Биредә яшь белән бәйле кризисларны җиңү һәм буыннар арасында диалог урнаштыру, дөрес туклану ризыклары, матурлык серләре рецептлары, төрле авыруларны дәвалау ысулларын табып була. Шулай ук монда бакчачылар өчен, кул эшләре буенча файдалы басмалар күп. Тәкъдим ителгән материаллар һәр укучыга теләсә нинди тема белән кызыксынган мәгълүматны табарга мөмкинлек бирә.
Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Хисамутдинова Ләйсән һәм Шәмсетдиновлар гаиләсе "Гасырлар дәвамында яңгыра, Туган тел!" дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә иҗаты конкурсында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр. Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Милли ата-аналар ассоциациясе, гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау оешмасы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә Рәсәйнең 18 төбәгеннән 2000ләп гаилә катнашты. Алар арасыннан 40 гаилә финалга чыкты. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән әзерләнгән бүләкләү тантанасы бүген, 20 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә "Рәсәй Федерациясе халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле » конференциясе кысаларында үтте. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Ноябрь аеннан декабрь аена кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчыга кадәр, көзге бозның калынлыгы нык түгел. Калын булып күренсәдә, ул көндезге кояш нурлары астында ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче Ибраһимова А.Р. балалар белән “Сулыкларга якын барма” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга көзге һәм кышкы айлардагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә, сулыклар янына бармаска, юка бозга ышанмаска кирәклеген искәртеп үттеләр.