ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Әбде авыл китапханәсендә «День белых журавлей» исемле хәтер сәгате узды. Бу - шигърият, Халыклар дуслыгы һәм барлык сугышларда һәлак булган солдатларны искә алу көне. Балаларга беренче тапкыр “Ак торналар көне” 1986 елда Рәсүл Гамзатов инициативасы белән уздырылуы турында сөйләделәр. Р.Гамзатовның «Журавли» җыры җыр – реквием, Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган солдатларны искә алу гимны булып тора, аларны автор очучы торналар, ә соңыннан терроризм корбаннары белән чагыштыра. Чарада катнашучыларның һәрберсе бу көн турында истәлек һәм теләктәшлек билгесе итеп кәгазь торна ясады. Чара ахырында һәлак булган геройлар бер минут тынлык белән искә алындылар.

Кроссворд ярдәмендә «толерантлык» сүзенең мәгънәсе аңлатылды, толерант булмаган мөнәсәбәтнең мисалы буларак «Дюймовочка» мультфильмының фрагменты күрсәтелде. Чарада катнашучылар толерантлык бөтен дөньяда тынычлыкның төп шарты булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр. Ахырда, Самуил Маршакның «Всемирный хоровод» шигырен тыңладылар.

Ул әле өр-яңа, матур. Аның битләрен ачкач, ниндидер серле дөньяга эләгерсең төсле. Сакланып кына битен ачасың һәм сихри тирәлеккә кереп китәсең. Ул синең дустыңа, ярдәмчеңә, киңәшчеңә әйләнә. 20 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә яшьләр белән “Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Авылыбыз  яшьләре китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.

Казан шәһәре “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс фестивале кысаларында “Бай мираслы Теләчем” - дигән исем астында Теләче муниципаль районы мәдәният көне узды. Әлеге бәйрәмдә китапханәчеләр дә катнашты. Алар тематик күргәзмәләр, кул эшләре буенча мастер-класслар әзерләде, дөрес туклану буенча пешерелгән ризыклар тәкъдим итте.

Ватан өчен көрәшкән  ватандашларыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул вакыйгаларда катнашучыларның күбесе - тыл хезмәтчәннәре, сугыш ятимнәре һәм сугыш балалары. Тыл хезмәтчәннәре дип фронтка 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр эшләгән һәм ярдәм иткән 10 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне атыйлар. Күкчә авылында Бөек Ватан сугышы ветераны - Сабирҗанова Таисия Павловна яши. Октябрьдә аның туган көне. Бу көн хөрмәтенә Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре ветеран янына барып, бәйрәм белән котладылар.

Укучылар презентациядән татарларның милли киемнәре белән таныштылар. Татар милли киеме үзенең матур бизәкләре һәм сыйфатлы эшләнүе белән үзенчәлекле. Кием тарихы нинди? Хатын-кызлар, ирләр һәм балалар элек нәрсә кигәннәр? Болар  һәм башкалар турында китапханәче укучыларга тулырак сөйләде. Чара ахырында катнашучылар милли бизәкле татар киемнәрен рәсемгә төшерделәр.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында “Юлларда иминлекне саклыйк!” дип исемләнгән район бәйгесендә катнашкан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 5 нче сыйныф укучысы Гилазова Тәнзилә бәйгедә “Әдәбият” номинациясендә  3 нче урынга лаек булды. Тәнзиләне зур җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән “Көзнең якты төсләре” дигән мастер-класс үткәрделәр. Көз - иҗат итү өчен искиткеч матур вакыт, бары тик фантазияне эшкә җигәргә кирәк. Төрле төстәге яфраклар, ботаклар, җиләкләр, нарат күркәләре.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр ВКонтакте һәм  телеграмм битләрендә әтиләр көненә багышланган «Әти белән укыйбыз»дип исемләнгән виртуаль фотоакция үткәрделәр. Чара әтиләребезнең яхшы әтиләр булуын күрсәтте. Алар көчле рухлы һәм оста гына түгел, ә балалар белән күп шөгыльләнәләр, китаплар укыйлар. Димәк, алар бергә уйныйлар, рәсемнәр ясыйлар, бу бала өчен бик мөһим. Алар уллары өчен үрнәк һәм кызлары өчен игелекле әтиләр булуын күрсәттеләр. Берникадәр вакыттан соң балалар аларга: “Әти, мин синең белән горурланам!” диячәкләр. Фотоакциядә барлыгы 22 кеше катнашып, фотолар җибәрде.

18 нче гимназия базасында "Авыл укытучысы-2023"республика конкурсының йомгаклау этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International