ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2023 ел
җомга

30 нчы гыйнвар көнне “Юл-транспорт травматизмын кисәтү” темасына чираттан тыш ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Маратовна балалар белән булган юл фаҗигаләре һәм аларны булдырмау турында чыгыш ясады.

Музей эшчәнлегенең ел буена да туктап торганы юк. Искә алырлык, хатирәдә генә түгел, музейда сакланырлык вакыйга-яңалыклар чорында яшибез. Украинада барган махсус операция бер кешене дә битараф калдыра алмый: газизләребез өчен ут йотып яши халык.

Ярышларда Түбән Кама, Балык Бистәсе, Мамадыш, Балтач, Җәлил, Кукмара районнары белән беррәттән, безнең Теләче районы командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1нче февральдә, "Иң шәп әйдаман” республикакүләм конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдаман ул - балаларга әти – әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 7 укучы - иң үрнәк 7 әйдаман  көч сынашты.

30 гыйнвар көнне  Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Безнең район данын  Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Гөлчәчәк Рәсим кызы яклап, лаеклы чыгыш ясады.

29-31 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче һәм Үзәк  урта мәктәпләреннән                   5 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә, 6 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә һәм                  9 сыйныф укучылары Сәхабиева Гөлгенә, Фәләхиева Зөбәйдә призер булдылар! Укытучылары: Асадуллина Зөлфия Наил кызы, Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

31 гыйнварда Кукмара шәһәрендә "Ел укытучысы-2023"Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан катнашучылар: Фадеев Рем Сергеевич-Олы Нырсы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Вахитова Әлфия Сатлык кызы-Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм "Педагогик дебют" номинациясендә Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатиятуллина Руфина Газинур кызы.

2023 елның 31 гыйнварында "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасының «Мәктәп Волейбол Лигасы» гомуми белем оешмалары укучылары арасында волейбол буенча муниципаль турнир узды (2022-2023 сезоны). Турнирда 6 егетләр командасы катнашты: Теләче урта мәктәбе, Алан урта мәктәбе, Үзәк урта мәктәбе, Шадке урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе һәм Иске Җөри урта мәктәбе.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Теләче районының “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсүтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә “Тәрбияләү мәктәбе” дәресләре үткәрелә. Әлеге мәктәбнең максаты үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның хәлен җиңеләйтү һәм яшәү сыйфатын яхшырту.

28-29 февральдә Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстан Республикасының шәхси кубогы» яшүсмерләр һәм өлкәннәр турнирының 1 этабы узды. Безнең районнан  өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат Улы Җаббаров, Данил Илгиз  улы Галимов тәрбияләгән балалар  катнашты.

          


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International