ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Шәтке авылы  китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Без – табигать балалары” дигән темага экологик дәрес  үткәрде. Дәреснең беренче өлешендә авылыбыз тарихы, елгаларыбыз, чишмәләребез турында, аларның бүгенге көндә яшәеше, шулай ук укучыларга таныш булмаган, тарихта гына калган, кешеләрнең табигатькә битарафлыгы сәбәпле юкка чыккан сулыкларыбыз турында сөйләдек.

22 август көнне ел саен  илебездә Россия Федерациясе флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында китап укучылар өчен «Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәм тарихы, дәүләт символлары турында сөйләде. Китап укучылар Дәүләт флагы тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр, Россия символлары турында табышмаклар чиштеләр.

Өч төстәге Россия флагы  беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Син безнең горурлыгыбыз, өч төсле байрак» дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде. Россия Дәүләт флагының тарихы, ил халкы тормышындагы роле нинди? Үткәрелгән чарада балалар бу хакта бик күп мәгълүмат белделәр.

Шахмат кешенең иҗади активлыгын үз-үзләрен күрсәтү ысулы буларак кирәк. Күкчә авыл китапханәсендә «Шахмат уйнау дәресе»дигән темага дәрес үткәрелде. Халыкара шахмат көнендә балаларның шахмат уены белән кызыксынуы формалаштырылды. Балалар шахмат тактасы, шахмат кыры, шахмат фигурасы, фигура барышы, алу, башлангыч позиция, шахмат тактасында фигуралар белән эшләү кебек төп шахмат төшенчәләрен үзләштерергә өйрәнделәр. Китапханәче шахмат уены вакытында партнерларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре белән таныштырды, шахмат партиясе вакытында балаларны әлеге кагыйдәләр нигезендә эшләргә өйрәтте.

17 август көнне Алан авылы китапханәсе,җәйге ялдан соң,үзенең китап укучы дусларына яңа китаплардан торган “Таныш булыгыз, яңа китаплар!” исемле күргәзмә тәкъдим итте. Бу көнне китап укучыларның китапханәгә килгән яңа әдәбият белән көтеп алынган очрашуы булды. Күргәзмә караганнан соң һәркем үзен кызыксындырган, төрле жанрдагы китапларны  сайлап алды.

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре «Книги-Донбассу» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты-Донецк һәм Луганск халык республикалары китапханәләре фондларын тулыландыру. Донбасста яшәүчеләрнең әдәбиятка ихтыяҗы зур. Китаплар җыюда китапханәчеләр классик, тарихи, балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына, патриотик тәрбия бирү китапларына аерым игътибар бирделәр.

Янә битлек кияр чак! Белгечләр коронавирусның тормышыбызга кабат әйләнеп кайтуы турында кисәтә. Республикада ковид йоктыручылар саны тәүлек саен артканнан-арта бара. Президент кушуы буенча республикада коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб кабат эшли башлады.

Хөрмәтле райондашлар, якташлар чын күңелдән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы да булып тора. Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз.


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 24 август  көнендә Олы Мишә  авылында яшәүче тыл ветераны Килимуллина Зөләйхә Хан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зөләйхә  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Теләче районы башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин hәм  Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов  Зөләйхә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2022 елның 24 августында район мәдәният йортында «Цифрлаштыру чорында укыту һәм тәрбия: чакырулар, проблемалар, чишелешләр» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Төп доклад белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International