22 августа представитель Тюлячинского родительского комитета Гараева Рушания Ринатовна и заведующая детским садом" Аленушка "Давлетшина Алиса Нурисламовна снялись в передаче «Наша республика, наше действие» на канале ТНВ. Основные темы, рассмотренные в ходе беседы: введение в школах уроков "разговор о важном", введение уроков по работе с финансами с 1-го класса, начало каждой учебной недели с пением гимна и поднятием флага.
22 август көнне Теләче муниципаль районы Теләче авылы паркында, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне бәйрәме белән берлектә, беренче сыйныф укучылары һәм 2-5 сыйныф укучылары өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында тантаналы чара узды.
Укучылар өчен "Безнең район язучылары иҗаты" дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Якташларыбызның китаплары турында шәхси әңгәмәләр үткәрелде, әсәрләрдән өзекләр укылды. Балалар белән Фәнил Галиев, Фатих Хөсни, Сәйдә Зыялы, Мәхмүт Максуд, Рашат Низамиев иҗаты турында әңгәмә үткәрелде.Укучылар бу язучыларның тормышыннан, аларның әдәби эшчәнлегеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр.
Ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган. Һәр йортка су үткәрелгән, кешеләр бөтен уңайлыкларга ирешеп гомер кичергән заманда чишмәләр ни хәлдә яшәп ята соң? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы? Авылларыбыз чишмәләргә баймы? Алар ни хәлдә? Без аларның тарихын беләбезме? дигән сорауларга җавап эзләп 18 август көнне Сауш авылы китапапханәчесе “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән “Чишмә башы кая барып тоташа?” темасы буенча экскурсия оештырды. Авылыбыз чишмәләре барланды, чистартылды.
Ә аны китап белән үткәрү-тагын да кызыграк. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар белән танышу-укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне җәлеп итә-аларны тотып карыйсы, укыйсы килә. 18 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “Җәйге каникуллар - күңелле китап белән” дип исемләнгән кычкырып китап укулар оештырылды.
Еш кына төрле сораулар өстендә уйланасың: “Китап укучыны китапханәгә ничек җәлеп итәргә була?” , “Укучының нинди мәгълүматлар, нинди китаплар алырга теләгәнен белү бик тә зарур?”.
Әлбәттә, әлеге сорауларга беркем дә җавап бирә алмый, бары китап укучы үзе генә үз фикерен әйтә ала. Һәм менә Шәтке авыл китапханәсендә 2022 елның 18 августыннан «Китап уку идеяләре банкы» акциясе старт алды, анда һәр кеше китапханә эшен яхшырту буенча үз идеяләре белән уртаклаша, төрле теләкләр җиткерә яки матур сүз яки тормыш зирәклеге белән бүлешә ала. Акция вакытында һәр укучы үз фикерен әйтергә мөмкин.
18 август көнне Үзәк авыл китапханәчесе «Экологик китап көне» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, аның кирәклеге турында сөйләде. Балалар нинди хайваннар, үсемлекләр, кош-кортларның юкка чыгу алдында торуларын белделәр. Аннан соң алар үзләре шушы хайваннар турында сөйләделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. «Хайванны тап», «Пантомима», «Ребусны чиш» уеннарында катнаштылар, сирәк хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр. Югалып баручы хайван, кош рәсемнәре ясадылар. Катнашучылар табигатьнең Кызыл китабы ярдәмендә – үсемлекләрнең һәм хайваннарның гына түгел, кешенең дә исән калуына өмет бар дигән нәтиҗә ясадылар.
Бер яктан, китапханәче шул юл белән укучыны китапханәгә якынайта, икенче яктан — сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләрен , чигү сәнгатен күрсәтү. 16-18 август көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Чиккән сөлге-халкыбызның күңел сафлыгы” дип исемләнгән күргәзмә-экспозиция оештырылды
Китапханәченең һәр килүен китап сөючеләр көтеп алалар,китапханә хезмәтләреннән бик теләп файдаланалар һәм киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Китап укучылар китапханәчегә яңа китапларга һәм журналларга кызыклы күзәтү ясавы өчен рәхмәт белдерделәр.
Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән. 14 август көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Сөембикә ханбикәгә багышланган «Казан тарихында Сөембикә» исемле тарихи дәрес үткәрделәр. Мондый дәресләр балалар хәтерендә гомер буе саклана, чөнки үсеп килүче буын өчен борынгы тарихи язмалар бик тә кадерле ядкарь.