ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Баландыш төп мәктәбе укучылары Байлар Сабасында үткәрелгән "Бадминтонные надежды Татарстана, 4 этап"   ярышында катнаштылар.

Уен нәтиҗәләре буенча, безнең уенчыларның уңышлары түбәндәгечә:

Җаббарова Фәридә – 2 урын, Саруханян Милена – 2 урын.

Шәтке авылы китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан авылда яшәүче күп балалы яшь әниләр белән мәдәният хезмәткәрләре “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханәсен уздырдылар. Әлеге чараның төп максаты – яшьләрне китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге кунакханә татар әдипләренең аналар темасын үз эченә алган  әсәрләренә багышланды, катнашучылар татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. 

Баландыш төп мәктәбе укучылары бадминтон буенча 2013-2014 , 2011 - 2012, 2008 - 2010 , 2005-2007 нче елгы укучылар арасында Туган телләр, Халыклар бердәмлеге һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган ярышта катнаштылар.

Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәгеннән беренче  квалификацияле өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга " Әниемә бүләгем" дип исемләнгән мастер класс үткәрде. Балалар бик кызыксынып эшләделәр. Алар "Әниләр көне" уңаеннан энәләр куя торган мендәрчек ясадылар.

Иске Җөри урта мәктәбе базасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп ОРКСЭ уку курсын һәм ОДНКНР предмет өлкәсен укыту методикасы һәм эчтәлеге» дигән тема буенча ОРКСЭ (Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре) һәм ОДНКНР (Россия халыкларының рухи – әхлакый культуралары нигезләре) укытучылары өчен семинар үткәрелде.

Семинарда катнашучыларга түбәндәге дәресләр тәкъдим ителде:

Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә яшүсмерләр өчен “Терроризмга юл юк!” дигән исемдә диспут үтте. Әлеге диспутның максаты: яшьүсмерләр арасында бердәмлек, татулык, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, патриотик хис уяту, үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәнү.

Тел һәм сүз кешенең аерылгысыз дусты. Ә татар теле зур үсеш юлы үткән һәм камил телләрнең берсе булып санала. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Тел - рухи дөнья көзгесе" исемле телдән журнал үткәрделәр. Китап укучылар тел турында халык мәкальләрен, шигырьләрен укыдылар. Язучыларыбызның татар теле турындагы фикерләрен ишеттеләр.

Алан авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Телләребез ,көйләребез төрле, төп байлыгы шулдыр халкымның” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Ул  татар халкының милли мирасын саклау, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар китап күргәзмәсе, милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар, татар орнаментларын кәгазьгә төшерделәр. Соңыннан шул орнаментларны кулланып кием эскизлары да ясадылар.

Тормышыбызның бер генә көне дә иписез узмый. Әбде авыл китапханәсендә балалар өчен үткәрелгән «Икмәк - бөтен нәрсәгә баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате нәкъ менә икмәккә багышланды. Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, борынгы Рәсәйдә икмәк пешерүгә кешеләр хөрмәт белән карадылар. Балалар үз белемнәрен, икмәк викторинасы сорауларына җавап биреп күрсәттеләр. Танып-белү сәгате барышында икмәк турында шигырьләр яңгырады. «Икмәк безгә табынга килсен өчен нинди һөнәр кирәк?» дигән темага фикер алыштылар. Чара ахырында балалар үзләре өчен нәтиҗә ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International