ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәче балаларга хокукларын яклаучы төп документ - Бала хокуклары буенча Халыкара конвенция турында сөйләде. Шигъри формада балалар Конвенциянең төп нигезләре белән таныштылар, "Әдәби геройларның хокуклары" викторинасы ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар. Егетләр геройларның нинди хокуклары бозганын ачыкладылар. Чара ахырында балалар бу көнгә әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар һәм рәсемнәр ясадылар, анда алар үз хокукларын һәм бурычларын сурәтләделәр.

"Могҗиза куллар" клубы кысаларында Теләче муниципаль районы «Родник» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә «Тегү эше» юнәлеше буенча дәресләр үткәрәләр. Дәресләр хезмәт тернәкләндерү кабинетында уза. Аның эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә мотивацияләүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Теләче балалар китапханәсендә «Балаларның да хокуклары бар» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Россия Федерациясендә бала хокуклары, балалар хокукларын яклау турындагы китаплар тәкъдим ителде. Ул өч бүлектән тора: «Закон һәм хокук дөньясында», «Бала хокуклары» һәм «Китап геройлары нинди хокукка ия». Китап укучыларда әлеге материал зур кызыксыну уятты. Китапханә хезмәткәрләре балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга тырышты.

Максабаш авылы мәдәният йортында да спорт белән бәйле чаралар даими үткәрелеп тора. Авыл яшьләре белән бер рәттән балалар да спорт уеннарында бик теләп катнашалар. Үзара ярышлар да читтә калмый,  һәркем үз көчен сынап карарга тырыша. Берләшмәгә йөрүче балалар шахмат һәм шашка уеннары буенча үзара көч сынаштылар.  

Олы Мишә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кәримов Ранил (җитәкчесе Борханетдинова Р. Җ.) Республика күләмендә Буа районы мәгариф бүлеге оештырган "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ранил жюри әгъзаларын  «Авылым чишмәләре» дигән проект эше белән таныштырды һәм уңышлы чыгыш ясады. Яхшы нәтиҗәләр көтәбез.


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

15 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унбишенче утырышы узды.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

13 декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә районыбыз укучылары арасында “Worldskills Tyulyachi-Junior 2021” ярышлары үтте. Ниндиерәк ярыш иде соң бу? Аның максаты-бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү, эшче һөнәрләрне бөтен дөнья буенча халыкара ярышлар уздыру аша популярлаштыру. 


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле Теләчеләр! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне - дәүләтебезнең хокукый нигезен төзү көне белән котлыйм!


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

04 декабрь көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 нче елда туган егетләр арасында көрәш буенча Локманов Аглям призына Арча муниципаль районы беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта тренер Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә безнең “Теләче” спорт мәктәбе көрәшчеләре дә  чыгыш ясады.

Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе булып тора. Коррупциягә каршы көрәш  мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Укучыларның игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү максатында, 7 декабрьдә Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Әдәби геройлар ришвәткә каршы” дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Укучыларга танышу өчен вакытлы матбугат чараларыннан мәкаләләр, әдәби әсәрләр тәкъдим ителде, аларда коррупция темасы,  бу күренешкә каршы көрәш чаралары, закон бозган кешеләргә нинди җәза янавы турында сөйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International