ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ришвәтчелек хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе булып тора. 7 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы   мәдәният  хезмәткәрләре авыл   яшьләре катнашында “Ришвәтчелеккә без “ЮК” дибез!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

3 декабрь – Инвалидлар көне уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә инвалидларның өйләрендә булып “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” исемле әдәби сәгать үткәрде.

7 декабрь көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре Янгын сүндерү бүлегендә һәм сәүдә нокталарында эшләүче укучыларыбызга яңа китаплар тәкъдим иттеләр.

7 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан олылар арасында Шармыш авылы китапханәчесе "Коррупция юк!" социологик әңгәмә, ә яшь укучылар белән "Без коррупциясез дөнья өчен" дигән әңгәмә үтте. "Коррупцияне туктатыгыз!" исемле буклетлар таратылды. Буклетларда коррупция төшенчәсе, коррупциянең нәтиҗәләре һәм коррупция фактын ачыклаган очракта кая мөрәҗәгать итү турында мәгълүмат тупланды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле булган авылдашлары белән очрашып, өйләрендә булып, хәлләрен белеп кайттылар.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, Ел саен ул төрле девизлар астында үткәрелә һәм хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларны чагылдыра. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Безнең тормыш - безнең кулларда» дигән акция уздырдылар. Акцияне оештыручылар авылдашларына мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Яшьләр өчен "Синең тормышың үз кулыңда" дигән әңгәмә үткәрелде.

Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды. Жюри әгъзалары җибәрелгән видеоязмаларны карап бәя бирде. Халыкара әдәби бәйгегә районыбыздан барлыгы 94 эш кабул ителде. Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз!

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сандык төбе - сары алтын” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте. Балалар  борынгы көнкүреш әйберләре, аларның кулланышы, элеккеге бизәнү, чиккән әйберләр белән танышты. Укучылар бик игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ZOOM онлайн режимында  район башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч сыйныф укучыларының танып-белү эшчәнлеген үстерү чаралары буларак цифрлы мәгълүмати технологияләр» дигән темага киңәшмәсе  узды.

Шәтке  авылы китапханәсендә язучы Рауль Мирхәйдаровның тууына 80 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә язучы  татар һәм рус телләрендә басылган китаплары урын алды.  Китап укучылар китаплары аша язучының тормыш юлы турында мәгълумат ала алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International