Баландыш авыл китапханәсендә дуслык көне уңаеннан үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү максатыннан «Мин һәм минем дусларым» дигән әдәби уен программасы үткәрелде.
Шуны истә тотып, 9 июль көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Дөньяны китап белән таныйм» дигән кычкырып укулар үткәрелде. Китапханәгә килгән балалар үз зәвыклары буенча әкиятләр сайладылар. Соңыннан бер-бер артлы яраткан әкиятләрдән өзек укыдылар, "Авторны тап" викторина сорауларына актив җавап бирделәр, иллюстрацияләр карадылар. Соңыннан "Геройны тап", “Әкиятне тап” уеннарында көч сынаштылар. Чара ахырында балалар укыган әсәр турында үз фикерләре белән бик теләп уртаклаштылар, үзләре белән өйдә уку өчен алган әкиятләргә, китапларга күзәтү үткәрелде. Барлык катнашучылар бу күңелле аралашудан бик канәгать калды.
8 июль көнне Үзәк авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Менә ул, безнең җәй!"дигән темага рәсем ясау дәресе үткәрде. Әлеге чара балаларга быелгы җәй турындагы хис-кичерешләре һәм иҗади сәләтләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Гаилә темасы әдәби әсәрләрдә” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә зур тормыш тәҗрибәсе туплаган гаиләләр турындагы әсәрләр куелды. Китапханәгә килгән балаларга “Иманлы гаилә” дигән буклетлар таратылды. Монда мөселман гаиләсендә баланы ничек итеп дөрес тәрбияләү турында материаллар тупланган.
Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Мин гаиләмне яратам" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Китапханә барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын дигән теләктә кала!
8 июль көнне Казаклар авылы китапханәсе үзенең яшь китап укучылары өчен "Җәй, кояш, пляж: багажга нинди китапларны алырга?" дип исемләнгән әдәби сәяхәт уткәрде. Бу чарада балалар төрле татар халык уеннары уйнадылар, китаплар буенча викторинада, шулай ук зирәклекләрен һәм тизлекләрен сыный торган төрле конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар. Әлеге чара балаларда бары тик уңай тәэсирләр калдырды, һәр бала өенә күтәренке кәеф белән кайтып китте.
Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Минем гаиләм - минем горурлыгым" дип исемләнгән күңел ачу сәгате уздырылды.
Урта Мишә авыл китапханәсендә бу көн уңаеннан “Бергә укуы күңелле” исемле гаилә белән уку сәгате үткәрелде.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Минем гаиләм – минем байлыгым» дип аталган күңел ачу сәгате булып узды. Укучыларыбыз бәйрәм тарихы белән таныштылар, гаилә көненә багышланган мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, соңыннан рәсем ясау конкурсында катнаштылар.
8 июль көнне Теләче үзәк ял паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан киң даирә укучылар өчен Теләче Үзәк китапханәсе тарафыннан «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» исемле викторина үткәрелде.
Әлеге бәйрәмнең символы – ак ромашкалар. Кызыксынучан укучыларыбыз исә шушы ромашка чәчәкләренең таҗларында яшерелгән сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Чарага әзерләнгән күргәзмәдә гаилә белән уку өчен китаплар, газета-журналлар тәкъдим ителде.