ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

7 нче октябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унөченче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмəтле укытучылар! Сезне зур ихтирам һəм рəхмəт хислəре белəн һөнəри бəйрəмегез белəн котлыйбыз.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

24 сентябрь Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер Муликова Р.А  авыл халкы белән тугәрәк өстәл артында очрашу уткәрде. Очрашу барышында фельдшер бугенге кондәге иң зур проблема COVID  турында сөйләде һәм вакцина турында аңлатты. Килгэн халыкның сорауларына җавап бирде.

25 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә ”Китапханә, китап, мин – бергә дуслар” – исемле библиографик дәрес үткәрелде. Китап-кешелек тарафыннан иҗат ителгән могҗизаларның берсе. Китаптан без үткәнебез һәм бүгенгесе турында беләбез, ул безне белем иленә кызыклы сәяхәткә алып бара.Бу көнне балаларга китапханә фондыннан ничек файдаланырга кирәклеген искә төшердек. Китапханә кагыйдәләре һәм китап белән пөхтә эш итү турында аңлатмалар бирелде.

Бөтен муллыгы, матурлыгы белән үзенә җәлеп итә: табигатьне сары төскә күмә, агачлардан яфраклар коела. Әлеге матурлыкны күрү һәм төрле спорт уеннарын оештыру максатыннан Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Балачак иленә сәяхәт" дип исемләнгән экскурсия оештырдык. Балалар әлеге чарада булган төрле уеннарда бик актив катнаштылар һәм апликация ясар өчен төрле агачлардан яфраклар җыйдылар.

   26 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген җыештырдылар.

  3 сентябрь — Россиядә истәлекле даталарның берсе-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авыл  урамнарына халыкка белешмәлекләр, "Террорга каршы бергә" дигән буклетлар тарату, террорчылыкка каршы янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында мөһим мәгълүмат бирү өчен акциягә чыктылар. Бу акция-  дөнья кешеләре җинаятьчел акылның үсүенә юл куймас дигән өмет таратты

Иске Җөри мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бесландагы фаҗигале вакыйгаларның 15 еллыгына багышланган «Бергәләп террорга каршы" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрелде. Балаларга Россиядә соңгы 10 елда террорчылык актлары турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга шушы куркыныч көннәр турында видеоролик күрсәтелде.

Белгәнебезчә 27-29 май көннәрендә Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары “Президент спорт бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнашып 1 урын алып кайткан иде. Бүген җиңүче команда Анапа шәһәренә юл тотты. Биредә алар Республика данын яклап чыгыш ясаячак. Спортчыларны ярышларга Теләче урта мәктәбенең физик культура укытучылары Рафиль Хакимов һәм Булат Салахиев әзерләде. Анапа шәһәрендә безнең команда бер ай дәвамында булачак.

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан , Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән “Терроризм – кешелек дошманы ” дип аталган информацион сәгать уздырдылар. Әлеге чараның төп максаты  – балаларның иминлеген саклау .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International