ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2021 ел
җомга

1  нче июль көнне Теләче урта мәктәбендә “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере  эшли башлады. Лагерьда балаларның  иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан  төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм спорт ярышлары балаларның  сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!

Чарада төрле милләт кешеләре катнашты. Алар гаиләләрендә сакланган гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйләделәр. Кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага "Татар халык ашлары" дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Уен 5 турдан торды. Укучылар  “Шаяннар” һәм “Тапкырлар” командаларына бүленеп көч сынаштылар.

Бүген Кукмара шәһәрендә, "Галактика" балалар иҗаты үзәгендә "Барысы да Президент грантлары фондының яңа конкурсы буенча" дигән темага  семинар узды. Семинарда бюджет һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, ТР төрле ресурс үзәкләреннән спикерлар катнашты.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 30 июнь көнне “Милләтеңне саклау туган телдән башлана” дип исемләнгән төрле милләт халыклары турында   танып белү сәгате үткәрделәр.  

   Һәр милләтнең үз тарихы, гореф–гадәтләре, кием-салымнары, мәдәнияте бар. Чара балалар белән милли сәяхәт-уен формасында уздырылды. Сәяхәт барышында алар илебездә  яшәүче   төрле милләт халыкларнының яшәү рәвеше, теле, милли бәйрәмнәре белән таныштылар. Кәгазьдән ясалган курчакларны төрле милли киемнәргә киендереп карадылар.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Әлеге чарада балалар һәм яшүсмерләр күренекле шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхимнең иҗаты белән таныштылар. Шулай ук шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Әлеге чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана. Мәдәният хезмәткәрләре авыл урамнары буйлап уздылар, анда яшәүчеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар, шулай ук бәйрәм тарихы турында сөйләделәр.  Барлык теләүчеләр кәгазь ромашка таҗына гаилә төшенчәләрен яздылар һәм истәлеккә матур фотога төштеләр. Күңелгә җылылык  бирүче  бу акция барлык катнашучыларга шатлык алып килде.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче ​ балаларга​ туган телебезнең бөеклеген, күп​ гасырлык тарихы барлыгын, ә матурлыгы аның​ халык җырларында, әдипләребезнең иҗатларында чагылуын әйтте. Шулай ук “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Чара барышында милли уеннар уйналды, татар халык биюләре башкарылды. Үткәрелгән чарадан һәркем канәгать калды.

Әлеге чараның максаты - яшүсмерләргә  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру.    Әңгәмә барышында китапханәче  «Язган гомер – булмасын күмер» дип исемләнгән китап  күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештырган әлеге бәйрәм төрле милли уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International