ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Язучы Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел тулу уңаеннан 29 июнь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Ак кәгазьдә күңел нуры" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы белән таныштырды, аның иҗатына күзәтү ясады. Чара барышында әсәрләрне кычкырып укулар үткәрелде. Ахырда балалар өйдә уку өчен китаплар сайладылар.

30 июнь көнне китапханәчеләр Теләче ял паркында "Матурлык эзләүче әдип" исемле әдәбият дәресе үткәрделәр. Укучыларыбыз  язучының "Ай сукмагы", "Кайнар туфрак" исемле китапларыннан хикәяләрен кычкырып укыдылар, аның иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә бәйрәм чарасы үткәрде. Яшьләребезне Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Загидуллин Ирек Гали улы бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә килгән барлык халык өчен ял итү, күңел ачу чаралары оештырылды. Авылыбыз үзешчәннәре концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.

Шул уңайдан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 30 июнь көнне “Милләтеңне саклау туган телдән башлана” дип исемләнгән төрле милләт халыклары турында   танып - белү сәгате үткәрделәр. 
 

Бәйрәм Россия Федерациясе Президентының 1993 елның 24 июнендәге карары белән гамәлгә куелган. Яшьләр көне уңаеннан, Олы Мәтәскә авылы  мәдәният хезмәткәрләре дә яшьләр өчен “Спорт һәм яшьләр”дип исемләнгән спорт уеннары  үткәрделәр. Мәктәпнең спорт мәйданчгында  югары сыйныф укучылары рәхәтләнеп волейбол, футбол, баскетбол уйнадылар.

30 нчы июнь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унберенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, район Прокуроры урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Теләче урта мәктәбе укучысы  Салманов Нарим Бөтенроссия комплексы ГТО  төзелүгә 90 ел уңаеннан ,  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган республика балалар проектлары конкурсында II  урынга лаек булды. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!

Бу Россия үсешенә һәм аның чәчәк атуына ярдәм итүчеләрнең тантанасы. 25 июнь көнне Ачы мәдәният йорты директоры яшьләр көненә багышланган район чарасында катнашты.

Язны озату һәм җәйне каршылау" фольклор бәйрәме һәр елны якшәмбе көнне, Троицадан соң, Ачы авылында милли бәйрәм буларак үткәрелә. Бу дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашу өчен генә түгел, ә үзенең кече Ватаны белән элемтә саклап калу, авыл бәйрәмнәре традицияләрен яңарту өчен дә сәбәп.

Әлеге ата-бабаларыбызның традициясе мәдәният хезмәткәрләре һәм авылның активистлары тырышлыгы белән яши.​

29 июнь көнне  район мәдәният йортында районның барлык  мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Мәдәният учреждениеләрендә проект эшчәнлеге” дигән темага семинар - уку оештырылды. Чарада ничек итеп үзеңнең кызыклы ​ проектыңны булдыру, бәйгегә әзерләнүнең бөтен нечкәлекләре тулы итеп аңлатылды, алдагы елларда бирелгән проект заявкалары мисалында булган хаталар турында сөйләнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International