ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Хазиева  Айсылу Халитовна  коррупциягә каршы  оештырылган  конкурста катнашып призлы урынга лаек булды. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!

Бу көнне бөтен ил буйлап традицион рәвештә кызыклы чаралар уздырыла.  Айдар авыл китапханәсе  мәдәният йорты  белән берлектә Яшьләр көненә багышланган «Китап. Җәй. Яшьләр" дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар. Чарада катнашучы яшүсмерләр “Китаплы лабиринт”, “Әдәби телеграф” дигән викториналарда, күңел ачу уеннарында актив катнаштылар, әдәби лотерея сорауларына җавап бирделәр. Яңа кайткан әдәбият һәм вакытлы матбугат белән таныштыру максатыннан «Журналлар дөньясында», «Сайла, ал, укы!» китап-журнал күргәзмәләре оештырылды. 

Чарада катнашучыларга рәхмәт белдереп, матур киләчәкнең яшьләр кулында икәнлеген онытмауларын телибез!

Бу - Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Наркомания 21 гасырдагы иң җитди авыруларның берсе. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәчесе клуб белән берлектә "Наркотикларсыз дөньяны сайлау" акциясендә катнашырга тәкъдим итте. Анда наркотикларга бәйлелекне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча материаллар тәкъдим ителгән иллюстратив күргәзмә оештырылды. Әлеге акциянең максаты-наркотик матдәләр куллануның зыяны һәм наркотикларга бәйлелектән җәфа чигүче кешеләргә ярдәм күрсәтүче оешмалар турында мәгълүмат җиткерү.

Яшьләр - илнең киләчәге. 27 июнь көнне Яшьләр көнендә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшьләр кулында киләчәк" дигән флешмоб үткәрделәр.

Теләче районы көрәшчеләре ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәләр буенча Кәлимуллин Ренас, Кәримуллин Динар, Галләмов Муса, Нургалиев Раил үз үлчәү категорияләрендә 1 урынны яуладылар. Галимуллин Ранис-2 урын.

Көрәшчеләрне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

26 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары урта  гомуми белем турында аттестат алдылар. Теләче муниципаль районы башлыгы  Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Хамидуллин Ильнур Хазинурович, Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм мәктәп директоры  Хафизов Айнур Фирдәвесович  укучыларны чыгарылыш белән котладылар.  Быел да барлык 25   укучы 11 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлап урта  гомуми белем турында аттестат алу бәхетенә иреште.  Хәерле юл сезгә, кадерле балалар. Барлык укучыларны да зур унышлары белән котлыйбыз!

26 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары төп гомуми белем турында аттестат алдылар. Теләче муниципаль районы башлыгы  Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Хамидуллин Ильнур Хазинурович, Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм мәктәп директоры  Хафизов Айнур Фирдәвесович  укучыларны чыгарылыш белән котладылар.  Быел да барлык 50  укучы 9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлап төп гомуми белем турында аттестат алу бәхетенә иреште.  Хәерле юл сезгә, кадерле балалар. Барлык укучыларны да зур унышлары белән котлыйбыз!

25 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан «Здоровье - «Да», наркотик - «Нет» дигән акция уздырдылар. Наркомания проблемасы җәмгыятебез игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Ул милләтебезнең төсен юкка чыгара һәм сәламәт булмаган яшь буынга нигез сала. Буклетларда бирелгән мәгълүмат та шул хакта иде. Алар үзәк мәдәният һәм ял паркында яшьләр арасында таратылды.

Үсемлекләр -  тере табигатьнең бер өлеше , аны сакларга һәм, әлбәттә, үсемлекләрнең  төзелешен, аның тышкы кыяфәтен, үзенчәлекләрен, шифалы үзлекләрен белергә кирәк.

   Бу атнада балалар табигатьнең төрле үсемлекләре, аларның исемнәре һәм файдалы үзенчәлекләре белән таныштылар, аларның исемнәрен дөрес әйттерү эшләре алып барылды. Урамга чыгып бакчада күзәтүләр үткәрелде. Режимлы моментларда да балалар бу темага рәсем, әвәләп тә,  аппликация һәм гербарий да ясадылар. Борчак орлыгын күзәттеләр. Безнең балалар тикшеренү эшчәнлеген бик яраталар. Атна дәвамында алган белемнәр  юкка чыкмаячак, чөнки балаларның әйләнә-тирә табигатькә карата кызыксынуы барлыкка килде, алар күзәтергә, үсемлекләрне тәрбияләргә  өйрәнделәр. Алар тере табигатькә хөрмәт белән карый башладылар.

23 июнь көнне Теләче үзәк ял паркында китапханәчеләр тарафыннан "Халык хәтерендә мәңгегә" дип исемләнгән Хәтер һәм кайгы көненә багышланган мәгълүмат сәгате уздырылды. Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган китапларга, альбомнарга күзәтү ясалды, китап укучылар белән бүгенге тыныч тормышыбыз өчен яу кырында ятып калган, сугыш вакытында тылда җиңүне якынайтуга бар көчен куйган ватандашларыбызга бурычлы булуыбыз турында әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International