25 июнь көнне Теләченең үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан зур чара узды. Кичәдә яшьләр сәясәте үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбыз район башлыгы Н.Хаҗипов тарафыннан бүләкләнде,яшь әниләр арасында "Коляскалар парады"оештырылды. Күңел ачу чарасына чакырылган махсус кунак Фәрид Низамиев исә,үзенең матур җырлары белән яшьләрне сөендерде.
Югары Кибәхуҗа мәдәният хезмәткәрләре, җәйге сәламәтләндерү лагерында тәрбияләнүче балаларны «Дәү әти белән дәү әни» тапшыруындагы күчтәнәчкә кунакка чакырдылар. Балалар А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен тыңлаганнан соң үзләренең яраткан әкиятләрен образларга кереп сөйләделәр. Иң күп әкият сөйләгән укучыга бүләк тапшырылды.
Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Халык хәтере – мәңгелек" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.Чара барышында 80 ел элек (1941 елның 22 июне) Бөек Ватан сугышы башлануы турында сөйләделәр. Ул чакта аның кешелек тарихына иң канкойгыч кебек кереп калачагын, совет халкы авыр сынаулар аша узуын һәм җиңүгә ирешүен беркем дә белми иде әле. Шул авыр елларны сөйләп узганнан соң сугыш кырларында һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды.
Әлеге чараның максаты - буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклап калу һәм балаларда илебез традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.
Хәтер һәм кайгы көне. Айдар авыл җирлеге Субаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Чарада ветераннар советы рәисе Павлова Зоя Ивановна, жирлек башлыгы Рифат Рашитович Хазиев, мәдәният хезмәткэрләре һәм Субаш авылы фельдшеры катнашты.
22 июнь көнне Шәтке авылында Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу һәм бөтенхалык кайгы көнендә «Онытырга хакыбыз юк» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Анда Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе лагере балалары катнашты. Балалар сугыш башланганда иң зур сугышлар: Мәскәү астында, Сталинград һәм Курск бәрелешләре, партизан отрядлары, фронт, бөтенләй яшь сугышчылар һәм Безнең Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә Мәскәү астында символ турында белделәр. Шулай ук балалар сугыш турында шигырьләр һәм әсәрләр укыдылар.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә Үзәк бистәсендә яшәүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында «Июнь көнне таң атканда...» дигән матәм митингына җыелдылар.
Нәкъ 80 ел элек нацистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм иткән. Шушы вакыйганы искә алып, Сауш авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә авылыбызның батырлары истәлегенә куелган стела янында «Батырлар даны мәңгелек!» темасына хәтер сәгате үткәрде.
Уку өчен К. Булычев, Н.Носов, Э. Успенский, С. Маршак, Л. Пантелеевның хикәяләре, рус халык әкиятләре сайлап алынды.
Т.Стрелникованың «Мы с Ленкой не дня без приключений» китабы аеруча кызыклы булды.
Балалар кызыксынып тыңладылар, геройларның гамәлләре турында бергәләп фикер алыштылар. Уку көне кызыклы һәм бик мавыктыргыч узды.