Чара барышында укылган китаплар буенча кызыклы соруларга җавап таптылар һәм җәй темасына рәсемнәр буядылар.
Менә шушы уңайдан, 3 июль көнне Караширмә мәдәният йорты мәйданында балалар сабантуе оештырылды. Мәйдан төрле уеннар, җыр, биюләр белән шау- гөр килеп торды. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер су ташыды, кемдер сулы табакта биеде, аркан тартты һәм башка бик күп уеннарда катнаштылар. Ә иң матур өлеше билгеле сумай көрәше булгандыр. Киемнәр киеп көрәшү балалар һәм олылар өчен дә искиткеч булды. Балалар белән бергә олылар да актив булдылар. Сабантуй бәйрәме бик күңелле утте. Берәу дә бүләксез калмады.
3 июль көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Авыл киңлекләре!” дип исемләнгән экускурсия үткәрделәр.
Балаларга чишмә суының кайдан алынуын, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген сөйләнелде.
Балалар табигатьне ничек сакларга, булган әйберләрне сакларга кирәклеге турында тагын бер кат уйландылар.
2 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә
"Бар һөнәр дә мактаулы" дип исемләнгән күргәзмә - киңәш уздырдылар.
Өстәл уеннары – боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә. Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә.
Әлеге чарада балалар һәм яшүсмерләр күренекле шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхимнең иҗаты белән таныштылар. Шулай ук шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Теләче урта мәктәбе укучысы Шайдуллина Иделия Сабантуйда үзенең шигырен сөйләгән. Шайдуллина Иделия Субаш авылы турында шигыре белән Л.Н. Толстой исемендәге XIX республика фәнни – практик конференциясендә I урынга лаек булган иде. Иделиянең җитәкчесе - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Елена Яковлевна. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбендә “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшли . Лагерьда балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм спорт ярышлары балаларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!
2 июнь көнне Үзәк авыл мәдәният йорты Үзәк авыл китапханәсе белән берлектә «Татарларның чәй эчү йоласы»дип исемләнгән әдәби программа әзерләделәр. Чарада төрле милләт кешеләре катнашты. Алар гаиләләрендә сакланган гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйләделәр. Кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр.Әлеге чарага" Татар халык ашлары " дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда китаплар тәкъдим ителде,чара күңелле һәм яхшы кәеф белән үтте.
Ул тулысынча балалар һәм яшүсмерләр өчен вакытлы матбугатка багышланган иде. Әлеге чарага “Почемучки” клубына йөрүчеләр генә түгел, ә авылыбызның яшь кунаклары да килгән иде. Китапханәче яшь укучыларны гәҗит, журнал, мәкалә, журналист кебек төшенчәләр белән таныштырды. Соңыннан балалар газета-журналларның үзенчәлеклен ачыклады. Балалар журналның тышлыгы - аның йөзе булуын, анда кирәкле мәгълүмат барлыгын белделәр. Без балалар журналларының өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат алу, фикер йөртү, күңел ачу һәм ял итү өчен кирәклеген ачыкладык. "Дөньяда кызыклы бар нәрсәне журналда һәм газетада белегез" дигән мавыктыргыч конкурста балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәтте.