Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын! Бу көнне (1 июнь) Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә зурлап уздырдылар. Алар мәктәп лагеренда йөрүче укучыларга “Балачактан килми китәсе” дигән исем белән бәйрәм оештырдылар. Мәдәният йорты бакчасында төрле уеннар уйнатылды, ярышлар оештырылды, чәйләр эчертелде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2021 елның 10 июнендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне узачак
Чараның максаты - балаларны кызыклы уеннар аша әдәбияткә тарту, нәфис әдәбият өлкәсендә алган белемнәрен гомумиләштереп һәм беркетеп, күңелле кәеф булдыру, балаларның уку мәнфәгатьләрен үстерү, иҗади сәләтләрен күрсәтү. Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар, әкиятләр һәм шигырьләр укыдылар, шулай ук ике телдә үткәрелгән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.
2021 елның 1 июнендә Казан шәһәрендә «Ел хәйриячесе» республика конкурсына йомгак ясау кысаларында күп балалы гаиләләр өчен Казан циркында бәйрәм тамашасына бару оештырылды. Теләче районыннан дүрт гаилә балалар белән цирк тамашасында булдылар. Балалар бик күп шатлык һәм уңай эмоцияләр алдылар.
1 июньдә Казан шәһәрендә “ Укучының мәдәни көндәлеге” республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбе укучылары физика укытучысы Алексеева Ильсия Хамитовна белән “Дустыма яхшы сүз” акциясенә кушылдылар.
Җәйнең беренче көнендә иң матур, иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтелә.Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Олы Нырсы урта мәктәбенең данын Бөтнроссия куләм , республика олимпиадаларында яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз.Шундый бәйрәм көнендә Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Н.Н. һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. мәктәбебезнең 11 нчы сыйныф укучысы Халилова А., 9 нчы сыйныф укучылары Шайхутдинова Д., Фаттахова И. һәм “Без бергә” фестивалендә гран-при яулаган 11 нче сыйныф укучысы Сафина Г, “Сурәкә” фольклор ансамблен котладылар. Балаларга рәхмәт хаты һәм сертификат , ә әти- әниләргә шулай ук рәхмәт хаты һәм чәчәкләр бүләк ителде. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтелә.Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне көтеп алалар. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә шушы матур бәйрәм уңаеннан , “Күңелле стартлар” булып узды. Балалар төрле спорт ярышларында , эстафеталарда катнаштылар һәм табышмакларга җавап эзләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
Дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларның үсү һәм яшәү зоналары турында кызыклы мәгълүмат туплау, табигатькә, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан 30 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Табигать - тиңсез хәзинә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Берләшмәләргә йөрүче укучылар катнашында уздырылган бу чарада дару үләннәре белән таныштыру булды. Мәдәният йорты бакчасында бик күп дару үләннәре үсә: бака яфрагы, кычыткан, ромашка, тузганак, үги ана яфрагы, җир җиләге, каен җиләге һ.б . Укучылар шуларны танып белделәр.