ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз. Балаларны саклыйк.Балалар бәхетле булсыннар!

Ял кичәсендә балалар өчен төрле уеннар оештырылды, җәй темасына карата шигырьләр сөйләнелеп, җырлар башкарылды. Кичә бик күңелле үтте.


6
июнь, 2021 ел
якшәмбе

6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көн. Бу көн рус теле көне буларак бәйрәм ителә. Бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлар телибез! Рус телен камил белү һәркемгә кирәк!

                                                             


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ял кичәсендә балалар өчен төрле уеннар оештырылды, җәй темасына карата шигырьләр сөйләнелеп, җырлар башкарылды. Кичә бик күңелле үтте.

Бәйрәм кызыклы музыкаль уеннар белән үрелеп барды: туннель аша узышлар, капчык киеп йөгерү һәм викториналар беркемне дә битараф калдырмады. Зур кызыксыну белән балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, гадәти булмаган эстафеталарда катнаштылар,  балачак турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Балалар «Россия символлары», «Хәрби», «Җыр», «Россиянең танылган кешеләре», «Мәкальләр һәм әйтемнәр» дигән 5 станция буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Һәр станциядә катнашучылар биремнәрне үтәделәр: «Россия гербы» пазлын җыйдылар, рус халык җырын башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында һәр катнашучы Россия турында шигырь укыды. Россиягә багышланган балалар китапларына күзәтү үткәрелде.

31 май Теләче үзәк китапханәсе китапханәчесе яшүсмерләр белән «Тәмәке гомерне кыскарта» дигән акция үткәрде. Катнашучылар өчен тәмәкенең зыяны турында буклетлар әзерләнде һәм таратылды.

Китап сөюче дусларыбыз ачык һавада ъзәк китапханә каршында эшләп килүче "Йөзек кашы" әдәбият-сәнгать берләшмәсе членнарының иҗаты белән таныштырылды, биредә шулай ук, якташ язучыларыбызның шигырьләре кычкырып укылды. Китап укучыларда бигрәк тә Сиренә Гатиятова, Тәнзилә Шәрәфиева, Илһам Якупов шигырьләре зур кызыксыну уятты.

Янгын куркынычсызлыгының төп белемнәре һәм күнекмәләре белән танышу, куркыныч хәлне бәяләү, янгын вакытында югалып калмау сыйфатларына өйрәнү, янгын сүндерүче һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 29 майда Шармыш авыл китапханәчесе «Почемучки» клубы балалары өчен «Не шути, дружок, с огнем, чтоб не пожалеть потом» дигән куркынычсызлык дәресе бирде. Китапханәче балаларга янгынның сәбәпләре, электр приборларын эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре, янгын вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Дәрес презентация карау белән үрелеп барды. Катнашучылар дөньядагы иң катлаулы һөнәрләрнең берсе - янгын сүндерүче белән таныштылар, ул һәр мизгелдә үз гомерен куркыныч астына куярга әзер булырга тиеш. Чара уен формасында үтте: балалар табышмаклар чиште,  уеннар уйнады, викторина сорауларына җавап бирде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International