2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
27 – 29 нчы май көннәрендә Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары “ Президент спорт бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнаштылар һәм теннис белән футбол буенча I урын, җиңел атлетика буенча II урын, волейбол буенча I һәм III урыннар алып кайттылар. Республика ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучылары Р.Р. Хакимов һәм Б.Р. Салахиев әзерләде . Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
25 май көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре ” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән ачык һавада “Әкият укыйм, тыңлагыз” дип исемләнгән әкиятләр уку киче оештырды. Укучылар үзләренә ошаган әкиятләрне чиратлашып кычкырып укыдылар, соңыннан укылган китаплар буенча анализ ясалды.
Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә «Китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!» дип исемләнгән очрашу булып узды. Чарага озак еллар китапханәче булып эшләгән Григорьева Фирдәвес чакырылган иде.
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе балалар һәм әти – әниләр өчен бик мөһим чара. Чыгарылыш – дулкынландыргыч мизгел, чөнки бу балаларның олы тормышка беренче баскычны атлавы. Бер яктан бу бәйрәм шатлыклы һәм көтеп алынган булса, икенче яктан, сагышлы, моңсу көн. Шатлыклы, чөнки бала олы тормыш юлына аяк атлый, монсу, чөнки шундый сөйкемле, үз балаңдай җанга якынга әйләнгән, бөтен йөрәгең белән яраткан балалар белән аерылышасың. Безнең дә Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә бүген чыгарылыш кичәсе булып узды.
28 нче май көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән табигатькә экскурсия оештырылды. Укучылар балык тоттылар, төрле уеннар уйнадылар.
Бүген безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Аларга киләчәктә исәнлек- саулык, акыллы, тәртипле, уңган балалар булып мәктәптә әйбәт билгеләргә генә укуларын теләп калабыз! Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
2021 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Мәхмүт кызы Арсланова (ВКС режимында) катнашында 2021 елның 4 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Даут Солтангәрәй улы катнашында түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү булып узды. Бу очрашуда һәрбер китапханә эшчәнлегенә тулы анализ ясалды. Даут Солтангәрәевич чыгышында эшчәнлекне тагын да яхшыртырга, яңа эш алымнарын кулланып халыкны күбрәк китапханәләргә тартуны максат итеп куйды. Очрашу чәй табыны артында җылы әңгәмәләр белән тәмамланды.
27 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” дип исемләнгән юл хәрәкәте буенча велосипед ярышында балалар катнашты. Ярыш балаларның юл кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү, юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, алган белемнәрен ныгыту максатынннан оештырылды.